МӨСТӘКЫЙЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ
ИСЕМ
Затны яисә предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап
бирә торган мөстәкыйль сүз исем дип атала.
Исем сан, тартым һәм килеш белән төрләнә.
1. Агач ботакларына мамыктай
йомшак бәс куна.
2. Балалар кардан ак аю һәм кар бабай сыны ясап
куялар.
3. Көннәрме, айлармы, атналармы үткәндер, мин менә шул һәйбәт шифаханәнең
ак залында каты авыруларның газаплы ыңгырашулары эчендә уянып
китәм. (Г. Ибраһимов)
4. Кечкенә кунаклар, урманның түренә керер алдыннан, түгәрәк аланлыкның
келәм булып җәелгән гаҗәеп тигез яшел үлән хәтфәсе өстеннән
киттеләр. (Ә. Фәйзи)
5. Бәхетле син, ерак илдәш,
Хезмәтеңә мин баш иям.
һәйкәл булып яшьлегеңә,
Үскән монда бу карт имән. (М. Җәлил)
6. Галимнәр, чирне җиңәр өчен, төрледән-төрле дарулар уйлый,
педагоглар бала тәрбияләү турында китаплар яза. Ләкин дистәләрчә
академикларның ул дарулары, педагогларның йөзләрчә акыллы китаплары
ана сөтенең бер тамчысына тормый. (Ф. Яруллин)
7. Оста рәссам кулы рәсемнәрне
Сызган кебек ап-ак кәгазьгә,
Кышның салкын җиле көнләшерлек
Бизәкләрен төшерә тәрәзгә. (С. Хәким)
8.Минем язучылык эшемдә иң беренче остазларым, мөгаен, тормыш
белән табигать булгандыр. (Г. Бәширов)
ЯЛГЫЗЛЫК ИСЕМнәре
Ялгызлык исем һәрвакыт баш
хәрефтән языла.
Ялгызлык исемнәргә кеше
исемнәре, фамилияләр, географик атамалар, газета, журнал, китап исемнәре,
тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре, мактаулы исемнәр, кинофильм,
спектакль, предприятие исемнәре, кушаматлар керә.
Ялгызлык исемнәр бер яки
берничә сүздән торырга мөмкин.
Ялгызлык исемнәр гадәттә
берлек санда гына кулланыла: Марат,
Альбина, Гөлназ, Казан, Мәскэү.
Алар безнең, яңа бу заманның
Иң алдынгы сәнгать батыры —
Шигърияттә — Тукай,
Музыкада — Сәйдәш,
Сәхнәләрдә — Илһам
Шакиров. (Г. Рәхим)
Ялгызлык исемгә ялганган
күплек сан кушымчасы аңа җыелмалык, күмәклек мәгънәсен бирә:
1. Теге Шакир Рамазановлар ягы җиңеп китте дә, Фәхрине
егып салдылар. (Г. Ибраһимов)
2. Җыелыр бер көн Әхмәт
Симаевлар,
Шабаевлар, Гайнан
Курмашлар... (С. Хәким)
3. Намуслыга нигә аклану?
Нигә
дәлилләрең?
Аклауга мохтаҗмы эше
Тукай, Җәлилләрнең?! (Р. Фәйзуллин)
Газета, журнал, китап, әдәби
әсәр, кинофильм, спектакль, җыр, завод, фабрика, колхоз, совхоз исемнәре,
техника маркалары баш хәрефтән языла һәм куш җәяләр эченә алына:
1. Ә. Еникинең «Бала*,
«Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге» һ. б.
хикәяләре бар.
2. Чия төсендәге «Москвич-412»
белән сары «Жигули» берьюлы диярлек алга ыргылды. (А. Гыйләҗев)
Искәрмә. Әдәби һәм халык иҗаты әсәрләрендә әдәби образ буларак
кулланылган затлар, предмет, хайван исемнәре баш хәрефтән языла:
1. Көньягыннан очып, Күгәрчен
Кайтып керде Ана йортына. (М. Җәлил)
2. Берзаман Арысланга Төлке бик оста абзар ясый дип
килеп әйткәннәр. (Әкият)
ИСЕМНЕҢ ЯСАЛЫШЫ
Исемнәр
ясалышлары ягыннан алты төргә бүленә.
Ясалышы
|
Ничек
ясала
|
Ничек
языла
|
Мисаллар
|
Тамыр
|
|
|
китап, дәфтәр, эш, бала,
кош
|
Ясалма
|
Тамырга ясагыч кушымча (-чы
// -че; -даш // -дәш; -таш //
-тәш; -ык // -ек, -к; -гыч // -геч, -кыч //
-кеч; -ма // -мә; -ыч // -еч; -ыш
// -еш,
-ш; -лык // -лек һ. б.) ялганып
|
кушылып
|
көрәшче, авылдаш, төрдәш,
якташ, милләттәш., кадак, ертык, сүтек, сызгыч, сөзгеч, ваткыч, күрсәткеч,
тартма, бүлмә, ышаныч, үтенеч, төзелеш, караш, ачыш, яктылык, күзлек
|
Кушма
|
Берничә сүзне кушу юлы
белән
|
кушылып
|
көнбагыш, аккош, ташбака,
карабодай
|
Парлы
|
Ике тамыр сүзне тезү юлы
белән
|
сызыкча аша
|
ата-ана, кош-корт,
кием-салым, тирә-як
|
Тезмә
|
Берничә сүз яки сүзтезмәне
тезү юлы белән
|
аерым
|
драма түгәрәге, кура
җиләге, сукыр кычыткан
|
Кыскартылма
|
Тезмә сүзнең беренче
хәрефләреннән
|
бер-бер артлы тезелеп
|
БДБ, КДПУ, КДУ
|
|
Тезмә сүзнең беренче
иҗекләреннән
|
кушылып
|
колхоз, совхоз
|
|
Тезмә сүз башындагы сүзнең
(сүзләрнең) бер өлешеннән һәм тулысын-ча икенче сүздән
|
кушылып
|
үзөйрәнгеч, драмтүгәрәк,
телетапшыру
|
|