Җырдай моңлы татар теле

Шимбә, 18.08.2018, 13:11

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Кагыйдәләр дәфтәре

Сыйфат.Сыйфатларның ясалышы, дәрәҗәләре.
09.05.2013, 20:49

СЫЙФАТ

 

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кай­дагы? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.

Сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш була.

Сыйфат* җөмләдә аергыч, хәбәр, хәл булып килә.

 

Җөмләдә нәрсә булып килә

 

Мисаллар

 

 

 

Аергыч

Дөнья йөзе матур, йомшак нурга чумды. (Г. Иб-раһимов) Шома егетләрнең берсе аягүрә басты, кыңгырау шалтыратты да матур, шома тавыш белән сөй­ләп китте. (Г. Ибраһимов) Сафаның көләч йөзе үзгәргән, уйчан һәм кайгы­лы төс алган иде. {Ш. Камал)

 

 

Хәбәр

Өй чибәр генә, пөхтә генә. (Г. Ибраһимов) Барак ямьсез, кызганыч, буш. {Ш. Камал) Иртән аяз, ләкин шактый салкын һәм җилле иде. {Ш. Камал) Газизә күңелсез генә елмайды. (Ш. Камал)

 

Хәл

Җил, үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йом­шак кына исә. (Ә. Еники) Бу аз сүзле, кыска җыелыш аны чиксез дулкын­ландырган иде. (Г. Әпсәләмов)

 

_________

* Исемләшкән сыйфат турында махсус таблица бирелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

СЫЙФАТНЫҢ ЯСАЛЫШЫ

 

Сыйфатлар ясалышлары ягыннан биш төргә бүленә.

 

Ясалы­шы

 

Ничек ясала

 

Ничек языла

 

Мисаллар

 

Тамыр

 

 

 

ак, кызыл, матур, зур, юмарт, зирәк

 

Ясал­ма

Сүзнең тамырына ясагыч кушымча (лы//-ле; -сыз//-сез; -лык//-лек; -гы//-ге, -кы//-ке; -чан//-чән; -ык //-ек; -ынкы // енке; -лач //-ләч; -ма //-мэ; -даш //-дәш, -таш //-тәш; -гыч // геч, -кыч //-кеч) ялгану юлы белән

 

кушы­лып

 

аклы, күңелле, комсыз, тәмсез, кышкы, кыш­лык (утын), уйчан, сүз­чән, төзек, ертык, ба­сынкы, күтәренке, йон­лач, көләч, алынма (сүз), башлангыч

 

Кушма

Ике тамырны кушу

юлы белән

 

кушы­лып

 

үзсүзле, күпмилләтле, күпбелдекле, үзирекле, беркатлы, халыкара, бертөрле

 

Парлы

  Ике сүзне тезү юлы белән

 

сызык­ча аша

 

очсыз-кырыйсыз (юл), исәпсез-хисапсыз (эш), аркылы-торкылы (так­та), бала-чагалы (га­илә), килделе-киттеле (әңгәмә), аклы-кызыл-лы (күлмәк)

 

Тезмә

 

Сүзләрне тезү юлы белән яки сүзтезмәләрдән

 

аерым

 

күз ачкысыз (буран), кызу канлы (кеше), күп иҗекле (сүз), аз сүзле (бала

 

Табигатьтә берни артык түгел,

Табигатьтә кирәк бөтенесе:

Караңгы төн, озын кышкы юллар,

Зәһәр салкын, түзалмаслык эссе. (Ф. Яруллин)

 

 

 

СЫЙФАТ ДӘРӘҖӘЛӘРЕ

 

Сыйфатларның гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрә­җәләре бар.

 

Дәрә­җәсе

Ничек ясала

Нәрсә белдерә

Мисаллар

Гади дәрә­җә

 

Предметның гадәти билге­сен

матур, бәхетле, ак, сары, кара, ка­раңгы, ачык, зур, кызыл, әче

Ча­гыш­тыру дәрә­җәсе

 

 

 

-рак //-рәк кушымча­лары ярдәмендә

Бер предмет­тагы  билге­нең   икенче бер предмет­тагы    шун­дый ук бил­гедән чагыш­тырмача ар­тык икәнле­ген

матуррак, олы­рак, бәхетлерәк, яшелрәк, кыска­рак, күңеллерәк

Артыклык дәрәҗәсе

Сыйфатның кабатла­нып килгән беренче иҗегенә [п] яки [м] авазлары өстәлеп

Бер предмет­тагы   билге­нең  барлык башка пред­меттагы шун­дый ук бил­гедән күпкә артык икән­леген

ап-ак, ямь-яшел, кыпкызыл, сап-сары

 

 

иң, җете, үтә һ. б. ки­сәкчәләр ярдәмендә

 

 

иң матур, җете кара, үтә ачык, дөм караңгы

 

 

 

Бер үк сыйфатны ка­батлау юлы белән

 

 

матурның  ма­туры, яхшының яхшысы, акыллы-ның акыллысы

Ким­лек

дәрә­җәсе

-ча // -чә; -ылҗым // -елҗем; гылт // -гелт, -кылт // -келт; -гыл-тым I/ -гелтем, -кыл­тым I/ -келтем; -гыл // -гел, -кыл //-кел; -сыл// -сел; -су кушымчала­ры ярдәмендә

Бер предмет­тагы билге­нең   икенче бер предметтагы гадәти билгедән ким- леген

салкртча, күгел­җем, кызгылт, яшькелт, әчкел­тем, аксыл, күк­сел, зәңгәрсу

 

 

 

 

Категория: Кагыйдәләр дәфтәре | Добавил: УКЫТУЧЫ | Теги: сыйфат
Просмотров: 10383 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 3.6/7
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0