Главная » 2014 » Март » 18
17 нче март көнне Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгучы "Ялкын" журналы редакция хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Ул журналның 90 еллык юбилеена багышланды. Анда лицей-интернат укучыларыннан башка, шәһәрнең төрле татар мәктәпләре укучылары да катнашты. Очрашуда катнашучылар "Ялкын" журналының тарихы, үткәне, бүгенгесе турында шактый кызыклы мәгълүматлар алдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ә журнал хезмәткәрләре, үз чиратында, укучыларга җаваплар бирүдән тыш, уен-викторина да уздырдылар, истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар. Очрашу укучылар һәм анда катнашучылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
Просмотров: 1030 |
Добавил: УКЫТУЧЫ |
Дата: 18.03.2014
|
|
|
|
Сайт бүлекләре
Календарь
« Март 2014 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пәнҗ | Җом | Шим | Якш | | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
Статистика
Сайтта хәзер: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар 0
|