Җырдай моңлы татар теле

Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 09:36

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | | Регистрация | Вход

Главная » 2013 » Февраль » 26 » "Туган телем - шагыйрьләр теле"
16:18
"Туган телем - шагыйрьләр теле"

Республикакүләм "Туган телем - шагыйрьләр теле" фәнни-эзләнү конференциясе бүгенге чор татар балалар шагыйрьләре иҗатын өйрәнү, пропагандалау, укучыларны китап белән кызыксындыру, 2004-2013нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә. 

Конференцияне оештыручылар

1. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы.

2. Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм сәнгать институты.

3. Актаныш муниципаль районының башкарма комитеты, актаныш районы мәгариф бүлеге, Актаныш районы мәгълүмати-методик үзәге.

4. Татарстан Республикасы "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автоном гомумбелем учреждениесе.

Катнашучылар: 5-11 сыйныф укучылары

Конференцияне үткәрү шартлары һәм тәртибе

Конкурс 2 турда үткәрелә: 1 тур - 20-25 мартта эшләр жюри тарафыннан тикшерелеп, иң яхшы эшләргә икенче турга чакыру җибәрелә.

2 тур - 2013 елның 12 апрелендә "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесендә үткәрелә.

Эзләнү эшләренә түбәндәге юнәлешләр тәкъдим ителә:

- Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев мәктәбе.

- Роберт Миңнуллин иҗаты үзенчәлекләре.

- XX гасыр азагы - XXI гасыр башы татар балалар шагыйрьләре иҗатында төрле телләрдән тәрҗемәләр тәҗрибәсе.

- Җырга әйләнгән балалар шигырьләре, алардагы шигъри сурәтләр төрлелеге.

- Җирле шагыйрьләр иҗаты, аларда милли менталитетның чагылышы.


Просмотров: 1753 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Эзләү

Календарь

«  Февраль 2013  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0