Җырдай моңлы татар теле

Чәршәмбе, 24.04.2024, 13:10

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход

Главная » Статьи » Хикәяләр

Алия

     Солтанова Гөлия Нәгыйм кызы

 Яр Чаллы шәһәре

Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның

11 В сыйныфы укучысы

  

Алия   

        Иртән торуга Алия иң беренче булып тәрәзәгә йөгерде. Анда салмак кына ябалак кар ява, алар шундый акрын явалар иде, хәтта шул карларга утырып, алар белән бии-бии, бөтерелә-бөтерелә җиргә төшәсе килә иде. Беренче карлар аның өчен бәхетле тормыш, ап-ак хыялларның чынга ашуы, шуның өчендер дә ул бүген очына-очына йорттагы барлык эшләрне әниләре кайтуына эшләп куярга булды. Туктап тоган арада күзләрен тәрәзәдән алмады да. Менә кар ныгытып явар да, дусларым белән тау, чаңгы шуарбыз дип хыялланды. "Тизрәк яусын гына, җирдә бер тапталмаган урын калмас,”- дип, алдан ук куркытып куйды.

        Менә әниләренең аяк тавышы ишетелде. Алия,  бу тавышларны ишетеп, каршыларына йөгереп чыкты, тик ул нигәдер аларның йөзләрендә  елмаю күрмәде... Кыз- бала да шушы яшьле күзләргә карау белән барысын да отып алгадай булды. Бер минут элек янып торган күзләрдә бер чаткы да күренмәде. Әтисе акрын гына торып, берни әйтмичә борылып китеп барды. Һәм бүлмәдән ыңгырашкан тавышлар ишетелде. Алия исә күңелендә туган начар хисләрне әнисе генә таратыр диеп, аның күзенә карап тора иде. Әнисе бердәнбер кызының сүзләрен дөньяга беренче аваз салган көненнән алып күзләренә карап белә иде, тик җавап бирергә ашыкмады. Тиз генә икенче бүлмәгә алып кереп китте. Алиянең күңелендә бу вакытта ниләр майтарылганын бары ул гына беләдер, мөгаен, аның җанын билгесезлек ашагандыр. Озак та үтмәде, ялкын уйнаган күзләрдә яшьләр барлыкка килде. Ул беренче тапкыр гаиләдәге кайгының нәрсә икәнен белде. Алия бу вакытта көч - хәл белән булса да түзеп торырга тиешлеген аңлый иде, әнисенең куенына кереп, аны тынычландырырга кирәклеген белсә дә, түзеп тора алмады, чыгып йөгерде.  Шушы кайнар күз яшьләренең, кызарып торган алсу битләрдән агып төшүен өй артындагы таушалып баручы утыргыч кына күрде. Алия битен салмак кына яуган карларга куеп: "Нигә сез миңа шундый хәбәр алып киләсез? Ник минем әтием, нигә ул? Нигә безгә мондый кайгы? – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә, үкси-үкси сорый иде. Ләкин күпме генә сорасаң да, җавап таба алмады, кар бөртекләре бер сүз дәшмәде... Алия аларның һаман бии-бии бөтеренүләренә ачуы килеп, кыерсытылган баладай, аякларын кочаклап, күзләрен яшерде. Шулай бераз утырганнан соң, нәрсәдер исенә төшкәндәй, тиз генә күз яшьләрен сөртте дә өйгә кереп китте.

         Шулай көннәр уза торды. Карлар һаман ява бирде, тик алар ап-ак түгелләр, ә ниндидер соры кебекләр. Алия үз хисләрен үзе генә белә. Елмаерга тырышса да, күзләрендә элеккеге төсле янып торган ялкын күренми иде. Ничек ялкынлансын, әтисенә карапмы? Әнисенәме? Ничек, әйтегез?... Аны башка кар да, кыш та кызыксындырмый. Ул аларга үпкә саклый.

       ...Алия ничек тә булса әтисенең күңелен күрергә тырышты, ләкин җиңелләрдән булмады. Әтисе боларның барысын да күрә иде, аның өчен генә булса да, теш арасыннан елмаеп, шаярып алгалады. Алия дә үзен ничек тотарга белмәде, бәлки соңгы тапкыр кулларыннан тоту булыр дип, кулларын алмады да. Әгәр... әгәр мөмкин булса, алдына егылып, үкси-үкси  елар иде, ләкин ул түзде, нишләсен, башка чара юк.

         Алиянең күңеле күз яшьләрен тыеп саклар өчен киң түгел, урамга чыгып йөгерә иде. Кабат өй артындагы утыргычта күз яшьләрен сөртте. Бары тик шушы утыргыч кына Алиянең яшьләренең кайнарлыгын күрә, белә иде. Шушыларның барысын да күреп, дусларының барлыгын онытып баручы кыз баланың күз төпләре каралып, ябыгып бетте.

Көннәр уза барды. Алиянең әтисенең  хәле тагын да начарлана барды, йөрмәс хәлгә килеп җитте...

         Кышның салкын бер көнендә, иртә белән мәктәпкә җыенып чыкканда, Алия әтесенең көндәгечә хәер - фатихасын сорап китәргә булды. Тик ул үрә карап катты... йөзе яңа яуган ап-ак кар кебек булды. Әнисенең күзләрендә беренче тапкыр югалып калганлык күрде. Ә әтисе... ә әтисе җанын ташлап китеп барган иде. Алия эреде дә төште, урыныннан кузгала алмыйча, бик озак басып торды...

       Әтисен җирләгәннәренә ярты елдан артык вакыт узганда, Алиянең күңелендәге яралар акрынлап кына шомара бирделәр. Мәктәптә дүртле-бишлеләргә генә укый, чөнки әтисе соңгы тапкыр:” Яхшы укы, әниеңнең  йөзенә кызыллык китермә,”-дигән иде. Алия бу сүзләрне гел хәтерләде, мәңгегә онытмады.

       Бер вакытны дәрестә укытучы кышның матурлыгын сурәтләп, елның бу фасылында нинди эшләр ниятләүләре турында инша язарга кушты. Барысы да кышны сагынулары турында, аның матурлыкларын яздылар. Тик Алия генә кышны мактардай бер генә сүз дә таба алмады. Ул элеккечә  беренче карны яратып, аның турында озын итеп яза алмыды, ул  аларга ачулы. Юк, көтми ул беренче карны... көтми.

 

Категория: Хикәяләр | Добавил: УКЫТУЧЫ (15.04.2013) | Автор: Гөлия
Просмотров: 653 | Теги: хикәя | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Бүлекчәләр

Шигырьләр [6]
Хикәяләр [8]

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0