Җырдай моңлы татар теле

Сишәмбе, 16.04.2024, 07:32

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход

Главная » Статьи » Хикәяләр

Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә.

 

Онытма сугышны – еракта калса да!

Еллар ага, китә бара командирлар...

Онытма сугышны! Аның һәр мизгеле

һәммәбезнең бәгыренә кагылгандыр.

    Сугыш беткәнгә инде күп вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак саклана.

Бу дүрт ел эчендә илебез халкының күргән кайгы - хәсрәтләрен, кылган батырлыкларын хөрмәт һәм соклану белән гасырлар буена сөйләрләр.

Совет халкы өчен бу – илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен алып барылган изге сугыш иде. Фашистик Германия исә талау һәм илбасарлык сугышы алып барды.

Илебез азатлыгын сакларга дип, сугышның беренче көннәрендә үк 5 млн. нан артык егетләр кулларына корал тотып фронтка чыгып киттеләр, шул исәптән, Татарстанның 560 мең егет һәм кызлары Ватанын сакларга күтәрелде.

 Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып:

"Без җиңәргә тиеш ничек тә!”

Р. Вәлиев

    Тылда калганнарның да тормышлары бик кыенга килде. Тыл язмышы хатын – кызлар, картлар һәм яшьләр җилкәсенә төште. Алар иген чәчтеләр һәм җыеп алдылар, 16шар сәгать станоклар янында басып эшләделәр. Яралы солдатларны дәваладылар һәм аякка бастырдылар. 

   Бөек Ватан сугышы минем гаиләм өчен дә зур сынау була. Минем бабамны, Ильязов Шәриф Нуретдин улын, сугыш башлану белән фронтка алып китәләр. Әбием, Миңсылу Мәсләхетдин кызы, өч бала белән кала. Әбигә ул ватытта нибары 26 яшь була. Аның кулында бер яшьлек Асия апа, дурт яшьлек Сания апа һәм җиде яше тулмаган Нәҗип абый кала. Балаларын ашатып-эчертергә әбинең бернәрсәсе булмый. Аның бар таянычы-әтисе була. Мәсләхетдин бабайны,  яше олы булу аркасанда, сугышка алмыйлар, шуңа да ул, бар көче белән кызына булыша.

Ашарларына берни булмаганлыкка, әби белән Мәсләхетдин бабай курше урыс авылына әйбер сатарга бара торган булганнар. Бу эшне сату дип тә әйтеп булмый, чөнки барлык әйберне дә әби ипи белән бәрәңгегә алыштырган.

Сугышка чаклы алынган һәрбер киемне, савыт-сабаны, йорт әйберләрен әби кечкенә телем ипигә һәм бер-ике бәрәңгегә  алыштыра торган булган.

Шулай бервакыт, әбинең өйдә соңгы табасы калгач, ул аны бер урыс хатынына алып барган. Ләкин, әбинең капкадан керуен куреп алгач, теге урыс хатыны:" Юк, алмыйм! Кирәкми! Күп алдым инде!" - дип кычкыра башлаган. Шунда әби елап җибәреп:”Миңа да кирәкми, аңарда пешерерлек әйбер булмагач,”- дип, табаны капка астына калдырып китеп бара. Урыс хатыны, әбине куып тотып, аның кулына өч бәрәңге  тоттыра...

   Бабайның да сугышта хәле авыр була. Аңа сугыш барышында иң ачы фронтларда булырга туры килә. Ул берничә тапкыр яралана. Сугыш бетәргә берничә айлар калганда, бабай, каты яраланып, госпитальгә эләгә. Өйгә бабай контузия алып кайта.

    Мин, бабай белән сугышта булган барлык вакыйгаларны да сөйли алмыйм, чөнки бабай ул вакыйгаларны сөйләргә яратмаган, алар аның өчен авыр хатирә булып калганнар.   

    Бөек Ватан сугышы кешеләр хәтерендә бөтен ил өчен авыр сынау буларак мәңгегә уелып калды. Ул гаять киеренке көч куюны, кире кайтарып булмаслык  югалтулар һәм күпсанлы корбаннар таләп итте. Боларның барысына да карамастан, безнең халкыбыз иң югары дәрәҗәдәге әхлакый сыйфатларын, куәтле патриотизм көчен күрсәтте, барысына да чыдады һәм җиңде. 

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын.

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәте күрер Ватанын!

      Әмма бу җиңү безгә кыйммәткә төште. Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын, ә барлыгы 20-25 миллионнан артык кеше гомерен йотты. Меңләгән солдатлар билгесез юкка чыктылар. Аларның тормышлары һаман да билгесез.

    Илебез азатлыгы, халкыбыз  бәхете өчен армый-талмый көрәшкән хөрмәтле ветераннарыбызның батырлыгы алдында баш иябез. Безнең тыныч тормышыбыз тик сезнең хакта гына. Сезгә бик зур рәхмәт! Күгебез һәрчак аяз, илебез тыныч булсын иде!

Нуретдинова Гөлчәчәк, 11 Б


 

 


Категория: Хикәяләр | Добавил: УКЫТУЧЫ (09.05.2013) | Автор: Гөлчәчәк
Просмотров: 1581 | Теги: хикәя | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Бүлекчәләр

Шигырьләр [6]
Хикәяләр [8]

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0