Җырдай моңлы татар теле

Җомга, 29.03.2024, 13:34

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход

Главная » Статьи » Хикәяләр

Исәннәрнең кадерен бел...

     Еллар үтә... Мин, азрак саргая төшкән, ерак бабам кулы белән язылган көндәлекне укыйм.

    Әниемә 10 яшь булган чакта ук башланган булган бу көндәлек.

   "...март, 1972 нче ел. Туган якка каргалар килде +3˚,- дип башлана ул. Бу көндәлектә елның һәр ае, көне, һава торышы, гаиләдәге, авылдагы төп вакыйгалар, сөенечле, көенечле хәбәрләр-бар да урын алган. Безнең өчен бик кадерле истәлек бу.

     Минем ерак бабам – Хаҗиев Габдрази Шәйхрази улы Минзәлә районы Бикбау авылында туган. Аның төпчек кызы - минем әнием - аның турында сөйләргә бик ярата...

     1939 нчы елда бабакай Казанда вертолет төзү заводына эшкә керә. Сугыш башлангач, бу  заводта сугыш кораллары җитештерә башлыйлар. Ерак бабакай шул вакытта берничә тапкыр хәрби комиссариатка барып, үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Ләкин аны  җибәрмиләр. Чөнки заводта эшчеләр саны бик аз була. Эш шартлары бик авыр булуга карамастан, бабам сынмый, сыгылмый. Туган иленең киләчәге өчен ахыргача көрәшә. Аның күз алдында бик күп хезмәттәшләре ачлыктан кырыла. Бабам да шешенә, ләкин, бәхетебезгә, исән кала.

     Сугышның соңгы көннәренә хәтле ул заводта эшли. Җиңү көнен дә Казанда каршылый.

     1946 нчы елны авылга кайта. Авылның иң уңган, эшчән, чибәр кызы – минем ерак әбекәем Зөһрәгә өйләнә. Аларның алты балалары була.  Алтысы да тормышта үз урыннарын табып, бүгенге көндә бик яхшы тормышта яшиләр.

     Бабам авылда бик озак еллар маллар табибы булып эшләде. Эшендә аны яраттылар, хөрмәт иттеләр. Хезмәтен хөрмәтләп, бик күп бүләкләр, "Атказанган колхозчы” исемен бирделәр.

    Ул өйдә дә кызлары, улы өчен иң әйбәт әткәй, безнең өчен иң ягымлы, күп белүче бабакай булды. Бабам табигатьне, кешеләрне бик ярата иде.

     Ык елгасы ярында, атауда ул утырткан өянкеләр ел саен, яз җиткәч, көязләнеп, яфрак яралар. Әниемнең туган авылына кайткан саен без атауга - бабамның өянкеләре янына төшәбез, шунда утырып, истәлекләрне яңартабыз.

    Шулай ук, ерак бабакай Бикбау авылында мәчет төзү эшләрен дә башлап йөрде... Ул бар җирдә дә өлгер, тырыш, шат күңелле кеше иде.

      Ә 9 нчы Май көнне бабам гел моңсуланып калды. Аның күзләрендә яшь бөртекләре җемелди иде... Чыннан да, алар тылда иң авыр шартларда, ачлы-туклы көенчә, бар көчләре белән Җиңүне якынайткан кешеләр бит. Аларның фидакарь хезмәтләре, фронтка ярдәмнәре сугышта җиңү өчен зур этәргеч булган. Бүгенге һәм киләчәк буын кешеләре бу хакта онытмасыннар иде. Сугышлар бүтән беркайчан да кабатланмасын, күгебез һәрвакыт аяз һәм якты булсын!

                                                                        Шиабетдинова Инзилә.

Категория: Хикәяләр | Добавил: УКЫТУЧЫ (09.05.2013) | Автор: Инзилә
Просмотров: 714 | Теги: хикәя | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Бүлекчәләр

Шигырьләр [6]
Хикәяләр [8]

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0