Җырдай моңлы татар теле

Җомга, 29.03.2024, 12:08

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход

Главная » Статьи » Хикәяләр

Югалтулар ачысы...

Урамны яңгыратып, тугыз яшьлек кечкенә малай ишек алдында чыбыркы шартлатырга өйрәнә. Бу каты тавышка якын - тирәдәге кошлар куркуларыннан төрле якка очып таралдылар. Өйдәге эшләр белән мәш килеп йөрүче Хатыйпның әнисе Әминәне дә бу тавыш сискәндерде. Ул беренче тапкыр кече улы Хатыйптан шундый каты чыбыркы тавышын ишетте. Хатыйп исә бер шартлату белән генә тыелып калмады: берне, икене, өчне сукты, дүртенчесен шартлатканда, бик каты гына аркасына эләгеп, күзенә яшьләре килде....

Авылларда хәбәрче билгеләнә иде. Безнең авылда исә бу 16 яшьләрдәге малай иде. 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсендә мин абыйларның ишек алдында, утын ярганнарын карап, алар арасында уралып йөри идем. Шул хәбәрче кереп: ”Бүген немец гаскәрләре илгә бәреп кергән!”- диде дә, абыйларга карап, бер сүз дәшмичә басып торды. Мин эшнең нәрсәдә икәнен аңламадым, хәтта шаяртып та алдым: ”Керсәләр соң ни булган? Без кунакларга бик шат! ”- дидем. Эх, ул вакытта сугышның нәрсә икәнен мин аңламый идем шул...

Авылдан көн саен бишәр, унышар кеше сугышка китә башлады. Көннәрнең берсендә өч абыем артыннан килделәр. Өчесе дә бер көнне туган җирләрен калдырып киттеләр. Бу вакытта әни ничек түзгәндер, белмим. Мин, тугыз яшьлек малай, абыйларның моңсу күзләренә карап, егет башым белән  елап җибәрдем. Аларның күзләрендә ниндидер билгесез, сүнә баручы учак пыскый иде.Әни өчен бу аерылу аяк-кулларга суккандай булды. Төннәрен тәрәзә янында елап, китүчеләрнең исән кайтуларын теләп дога кылды. Мин боларның барысын да күрдем, шуңа да караңгы моңсулыкны таратырга теләдем. Кулдан килмәгән эшләргә дә алынырга туры килде. Күз алдыгызга китерегез, тугыз-ун яшьлек малайның, балта тотып, урман кискәнен. Ул вакыт өчен бу сәер түгел иде, андыйлардан мин генә дә түгел , без күп идек. Сугыш елларында бала туып аякка басса, кулына балта тоттыралар. Тик беркем дә халык турында уйламый. Өйгә бер кисәк ипи, бер көнгә җитәрлек утын алып кайту бик кыен иде. Кырларда, урманнарда сакчылар, эшен бетереп, кайтырга чыккан эшчеләрне тикшереп, капшап торалар. Бер генә минутка да иртәрәк җибәрмиләр. Өстәлдә бер сынык икмәк күрү минем өчен бик зур шатлык иде. Күп дигәндә бер уч икмәк өйгә кайта. Әни үзе ашамаса ашамады, тик мине ач итмәскә тырышты, авызыннан өзеп бирде. Авыл халкына тулысынча хәсрәт төште. Көн саен диярлек "батырларча һәлак булды” дигән хатлар килеп торды... 

1942 нче елның 26 нчы октябрендә әтине дә сугышка дип килеп алдылар. Әни ничек кенә ялварып карамады, тик бернигә дә ирешмәде. "Сугышчылар җитми, безгә, ничә яшьтә булуына карамастан, бөтен ир-атларны җыеп китерергә куштылар,”- дигән тавыш кына ишетелде. Әтинең китүе безне тәгаен аяктан екты дисәң дә була. Әнинең күзләреннән мәңгелеккә күз яше китмәде. Абыйлардан хатлар бик сирәк килә иде, килсә, кат-кат укып, ятлап бетерә идем. Бер мәлне хатлар гел килүдән туктады. Хат өләшүче тәрәзә яныннан үтеп киткән саен әни: "Безгә кермәде, нигә башкаларга керә, ә безгә юк? Бирергә оныта микән әллә? Кая әле, үзем сорап карыйм,”- дип чыгып китә иде. Тик, бернинди хәбәр булмаганын белеп, өметсезлеккә чума...

Авылдагы кешеләрнең олысын, кечесен эшкә кудылар. Хәле бармы, юкмы, тик ул эшләргә тиеш. Законы шундый иде. "Санияне икмәк урлаган өчен төрмәгә алып китәләр,”- дигән сүз таралды. Бу - әнинең апае... Аның кечкенә генә ике баласы ятим калды. "Апам, зинһар өчен ташлама балаларны, югалырга ирек бирмә аларга, минем синнән башка беркемем дә юк...”-дигән сүзләр генә китеп баручы ат арбасыннан ишетелде. Өйгә барлы-юклы бер уч икмәк белән кайтучы Сания апа, ике сабыйның күзенә карый алмаганлыктан алган бит аны!.. Урламаган ул аны, бары тик чыгу юлы булмаганлыктан алган. Әни өстенә тагы бер йөк төште. Бердәнбер туганының балаларын ташлап калдыра алмады… Ул эштән арып кайта да, соңгы көчләрен җыеп, Сания апаның балалары белән сөйләшеп утыра иде. Ничек тә булса ана назын бирергә теләде ул аларга. Яшермим, бу вакытта миндә көнчелек хисләре дә уйный иде. Миңа игътибар итмичә, алар белән утыруына ачуым чыга иде. Тик хәзер генә әнинең нигә алай эшләвен аңлыйм.

1943 нче елның августында уртанчы абыйның батырларча һәлак булды дигән кара таплы хаты килде. Әни бер-ике көн торалмыйча ятты. Мин аның өчен басуда хатын-кызлар белән эшләдем, ә кичләрен урман кисәргә китә идем. Бу югалту белән килешеп кенә беткәндә, октябрь башларында олы абыйның кара хаты килде. Әнинең соңгы өмете кече абыйда гына калды. Сугышка киткәндә аңа унсигез дә юк иде әле. Ике ай үтте микән, белмим, аңа да теге үлем хаты килде. Хатны минем кулга бирделәр, укыгач, әни гел урыныннан тора алмас булыр диеп, яшердем. 

Бер көнне кечкенәләр теге хатны табып, әнигә биргәннәр. Кайтып кергәндә әни өстәл янында агарынган йөзе белән мине көтеп утыра иде, кулында теге хат. Тыныч тавыш белән:

-         Бу хатны кайчан алдың? Ник миңа әйтмәдең?

Мин беренче тапкыр әнинең алдына тезләнеп, аягын кочаклап, еладым.

-         Гафу ит мине! Синең тагын чирләвеңнән курыктым. Безгә көчле булырга кирәк, безнең эшебез күп әле, кечкенәләрне үстереп кеше итәсе бар. Без синең белән сыгылып төшәргә тиеш түгел, ишетәсеңме? Әти тиздән җиңү белән кайтыр, -дидем.

Әни  елмаеп кына алды да, урыныннан торып, кабат эшләргә тотынды. Без көн дә үлем, ачлык, салкынлык белән көрәшүдән туеп, хәлсезләнеп беткән идек инде. Ач утырган, авызга бер телем ипи кермәгән көннәр аз булмады, ләкин түздек.

1945 нче елның 9 нчы маенда илгә дүрт ел көткән җиңү көне килеп җитте. Кешеләрнең ничек сөенгәнен күз алдына китерә алмыйсыз. Күршеләрдән күршеләргә кереп, йөгерешәләр, сөенешәләр иде.

Сугыш бетәргә бер-ике көн алдан әтидән хат килгән иде: " Без озакламый җиңү белән кайтачакбыз, көтегез!”- диелгән кыска гына хат. Авылга берәм-берәм солдатлар кайта башлады. Көн дә бәйрәм иде. Без әни белән шул кайтучылар арасыннан әтине эзләдек, тик ул күренмәде. Беркөнне ниндидер солдат, ягымлы гына исәнләшеп, безгә килеп керде.

-         Исәнмесез! Сез Әминәме?

-         Әйе, ә сез кем?

-         Мин сезнең ирегез белән бергә хезмәт иттем.

-         Ә нигә ул кайтмады? –дип, шомланган күзләр белән як-ягына карана башлады әни.- Ул мине урамда көтәме?- диде дә үзен рәткә китерергә кереште.- Сез аңа әйтегез, мин хәзер чыгам.

-         Туктагыз әле, кабаланмагыз, сезнең ирегез кайтмады...- диде бераз тынлыктан соң,- дөресрәге, ул кайта алмады.

-         Ничек инде, кайта алмады?

-         Ул кайтыр юлда тугел, аннан кайтмыйлар...

Аяз көндә яшен суккандай булды. Гасырлар буе берүзең төзегән шәһәр юкка чыкса да, болай авыр түгелдер. Әни аягүрә катып калды, башындагы яулыгы иңсәсенә төште. Теге солдат дәвам итте:

-  Сугыш бетсә дә, әз-мәз дошман калган иде. Поездга утырыр алдыннан шуларның пулясы эләгеп, күзләрен мәңгегә йомды. Боларның барысына да мин гаепле. Мин аны коткарырга тиеш идем. Бер тапкыр ул мине үлем әҗәленнән йолып алды, ә мин коткара алмадым...

-         Кирәкми, үзегезне гаепләмәгез, мин инде югалтуларга өйрәндем,- диде дә күз яшен тыя алмыйча, әни урамга чыгып йөгерде...

Шул көннән башлап мин сугышка йөздә бер, мең дә бер тапкыр үчлерәк. Шул каһәр суккан сугыш безнең тормышны җимерде. Нигә дүрт кешенең берсе дә кайтмады? Безнең ни гөнаһыбыз бар иде?...

Сания апаны чыгардылар. Ул үзенең балалары белән яши башлады. Өйдә тәгаен бушлык урнашты. Ә миңа унсигез тулганда, ничә еллар буе җыелып килгән йокысыз төннәр, күз яшьләре әнинең дә гомерен алып киттеләр...

...Хатыйп абыйга бу хатирәләр бик авыр иде. Аның күзләрендә яшь тә, нәфрәт тә уйный иде. Ничек уйнамасын инде? Кайсыбызның гына бернинди хәсрәтләрсез, тулы гаиләдә ана назын, ата көчен тоеп яшисе килмәсен! Ә мондый гаиләләр берәу генә булмаган, ачлыктан, сагыштан саргаеп үлүчеләр саны да ким түгел. Газиз аналарның бишәр улларын шушы каһәр суккан сугыш алып киткән. Тик аларга хәзер таштай басып торган һәйкәлләр генә газиз бала. Алар гына ана хәсрәтен белеп, алар гына күз яшьләрен күреп селкенми басып торалар. Хатыйп абый да ачудан урамга чыкты да, үзенең чыбыркысын алып, бар урамны яңгыратты.

                                                                         Солтанова Гөлия.

 

Категория: Хикәяләр | Добавил: УКЫТУЧЫ (09.05.2013) | Автор: Гөлия
Просмотров: 1407 | Теги: хикәя | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Бүлекчәләр

Шигырьләр [6]
Хикәяләр [8]

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0