Җырдай моңлы татар теле

Шимбә, 18.08.2018, 13:11

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход

Главная » Статьи » Хикәяләр

Әхлаклылык нәрсә ул?

 Элек-электән үк безнең татар халкы әхлаклы, инсафлы, дус, эшчән һәм батыр булуы белән аерылып торган. Мондый  матур сыйфатлар хәзерге көнгә кадәр сакланганмы соң? Бу сорауга җавапны бүгенге тормыш вакыйгаларыннан да эзләп карадым...

Гомерем буе истә калырлык беренче әхлак дәресен мин әнием укыган татар халык әкиятеннән алдым. Ул вакытта минем балалар бакчасына йөри торган чагым иде. Әнием миңа, бакчадан кайткач, еш кына китаплар укый иде. Нигәдер  иң истә калганы – "Аю колакка нәрсә дип пышылдаган?” исемле татар халык әкияте.

Ике дус урман юлыннан баралар икән. Кинәт каршыларына аю килеп чыга. Берсе, куркуыннан, агач башына менеп киткән һәм яфраклар арасына яшеренгән. Икенчесе аю алдында бертөрле яклаучысыз торып калган. Җиргә капланып, үлгәнгә сабышып яткан. Кемнәрдәндер

ул аюның үлгән кешегә тимәгәнлеге турында ишеткән булган. Аю аның янына дип килгән, күкрәген, аннары башын, борынын һәм колакларын иснәп чыккан. Юлчы тын да алмый ята биргән. Аю аны чынлап та үлгән дип уйлаган һәм кагылмаган.

Аю киткәч тә икенче юлчы агач башыннан төшкән. Дусты янына йөгереп килгән дә:

-                     Ул синең колагыңа нәрсә дип пышылдады? – дип сораган.

-                     Бу зур сер түгел түгеллеккә, дигән тегесе. – "Куркыныч янаганда үзе турында гына уйлаган, бәла-каза килгәндә дустын ташлаган кеше белән аралашма”, - дип әйтте.

Бу әкият миңа бик нык тәэсир итте. Әхлаклылык сыйфатының иң мөһимнәреннән берсе – дуслык һәм батырлык икәнен шунда гына аңладым мин. Җирдә ятып калган, аю каршында берүзе генә калган дус өчен куркуым, икенче куркак дуска ачуым килгәне әле дә исемдә.

Бу гади генә татар халык әкиятендә тирән мәгънә ята. Бер караганда, кыска гына эчтәлеге белән ул дус була белергә, үзеңнен дустың өчен җавап бирергә, аны якларга, яратырга өйрәтсә, икенче караганда, батырлыкка, кыюлыкка өнди, куркаклыкны тәнкыйтьли.

"Йөз сум акчаң булганчы – йөз дустың булсын”, "Тугрылыгы аз кешенең дусты да аз була”, "Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта”, "Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер”, "Тугры дус – җанлы хәзинә”, "Игелек эшләүче дуслар бүләк таләп итмиләр”, "Дусларны бәхет бирә, ә бәхетсезлек сыный”, "Иске дус – иярләнгән ат” һәм тагын бик күп мәкальләр, җырлар, әйтемнәр, табышмаклар бар дуслык турында. Халык юкка гына бу темага аерым караш бирмәгән. Дуслык, чыннан да, кеше тормышында бик зур урын алган. Балачактан алып бөтен тормышыңда син дуслар белән аралашып яшисең, алар белән проблемаларыңны уртаклашасың, чишү юлын эзлисең, дуслар белән шатлыклар да, кайгылар да уртак була, күп очракта тормышка карашларың да, максатың да охшаш була.

Кайда яшәвенә карамастан, һәрбер кешенең дусты була. Дуслар бергә укыганда, бер урамда, авылда, шәһәрдә яшәгәндә барлыкка килә, аларны төрле түгәрәкләргә, курсларга, секцияләргә йөргәндә табып була. Тик якын дусларны гына табуы җиңел түгел, алар тормыш дәверендә сине озата баралар, кайбер вакытта син аларны үзеңнән дә ныграк беләсеңдер кебек тоела, алар синең, ә син аларның чагылышы буласың. Бер бөек акыл иясе "Әйт дустыңны - әйтермен кемлегеңне” дигән. "Дуслык нигезе – тигезлектә” дигән әйтем дә бар. Гадәттә кеше дусларны үзенә карап таба. Кешеләр үзләренә охшаганнарны гына сердәш итә алалар. Аларны уртак фикер, бердәм караш, мавыгулар берләштерә.

Дуслар кешегә тормышта үз юлыңны табарга булышалар. Синең характерыңны, тормышка карашыңны һәм, әлбәттә, максатларыңны табарга да дуслар булыша. Дуслык булганда, алга өмет, ышаныч бар. Дуслык – кешелекнең иң зур байлыгы, минемчә. Безгә бу байлыкны югалтмыйча сакларга гына кирәк.

Әкияттә дуслык белән беррәттән батырлык, кыюлык та бар. Кыю кеше курку хисенә бирелми, батыр, тәвәккәл, эмоцияләрен кулда тота. Ул үзенең максатларын билгеләгән, аларны тормышка ашыру өчен көчен дә, вакытын да кызганмый, кыенлыклардан курыкмый, яңага омтыла.

Батыр кеше булу зур кыюлык, ныклык, үз-үзенә ышанучанлык, икеләнмәүчәнлекне, теге яки бу карарны кыю кабул итүне таләп итә. Ә куркаклык ялагайлыкка, икейөзлелеккә, гайбәткә, хыянәткә, җинаятькә, хәтта үлемгә сәбәп булып тора. Шуңа күрә дә батыр кешеләргә ихтирам белән карыйлар, аларга охшарга тырышалар, алар белән сокланалар. Ә куркак кеше бүтәннәрдә кызгану хисен уята, кешеләр аңардан гыйбрәт алалар. Батырлык, кыюлык, тәвәккәллек, куркаклык темасына да татар халкы бик күп мәкальләр, әйтемнәр, тапкыр фикерләр уйлап тапкан: "Бар кеше дә батыр булмый”, "Батыр бер үләр, куркак мең үләр”, "Батыр – илнең казыгы”, "Батыр кулыннан алтын коелыр”, "Батырның ярты һөнәре – тәвәккәллек”, "Кыюлык – ярты бәхет”, "Кыенлыкта күренә кыюлык”, "Билгесез эштә тәвәккәллек коткара”, "Ир-егетнең юлдашы – тәвәккәллек”, ”Батыр булсаң, батырлыгыңны кирәкле урында күрсәт”, "Батырлыкта – матурлык”, "Артык саклык – куркаклык”, "Куркакланган карга күләгәгә кунмас”, "Куркак кеше үз күләгәсеннән д курка”, "Курку – йөрәкнең йомшаклыгы”, "Курку – күзгә чүп төшерә”, "Куркуны җиңгән батыр булыр”, "Курыксаң – эшләмә, эшләсәң – курыкма”.

Безнең Яр Чаллы шәһәрендә дә батыр кешеләр күп. Шуларның берсе – Данил Садыков. 2012 елның 5 маенда Энтузиастлар бульварында 12 яшьлек Данил Садыковның гомере өзелә. Бу көнне су тулы фонтанга 9 яшьлек Андрей Чурбанов егылып төшә, электр тогының көче бик зур булу сәбәпле (480 Вт), аны ток суга. Якын-тирәдә олы кешеләр булуына карамастан, алар малайны коткарырга ашыкмыйлар, бары тик: "Булышыгыз! Ярдәмгә килегез!”- дип кычкыралар гына. Шул вакытта малайны Данил Садыков күреп ала. Ул тизрәк, аңа ярдәмгә ашыгып, суга сикерә. Шунда аларның икесен дә ток суга. Малайларны судан якын-тирәдә йөргән полиция хезмәткәрләре тартып алып чыгара. Аларның икесен дә больницага озаталар. Малайларның берсе - Андрей Чурбанов кына исән кала. Данил Садыков ток сугудан больницада ук һәлак була. Андрейны, баш мие ялкынсынуы сәбәпле, реанимациягә озаталар. Хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә куркыныч янамый. Данил Садыковны батырлык ордены белән бүләкләделәр. Данилга нибары 12 яшь кенә булуына кармастан,ул бик зур батырлык эшләгән. Үз гомерен кызганмыйча, 9 яшьлек баланы коткару кайвакыт олыларга да хас түгел.

Ләкин бу - балаларның батырлыгына бер генә дәлил түгел. Россиянең иң яшь героена – Женя Табаковка нибары 7 яшь була. Ул апасын көчләүчедән коткарып һәлак була.

Безгә батыр кешеләрне онытмаска, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Чөнки алар – теләсә нинди кешегә үрнәк була алалар. Кеше үзе турында гына түгел, ә башкалар өчен кайгыртканда гына чын Кеше, хөрмәт иясе була ала. Эгоистлык, башка кешеләрнең язмышына, аларның кайгысына битараф булу – хәзерге җәмгыятьнең олы проблемасы. Бу проблеманың чишү юлы булып,  бер-беребезгә күбрәк игътибар,  башкаларның тормышы белән кызыксыну, бер-береңә ярдәмләшү кебек сыйфатлар тора, минемчә. Беренче караштан болар бик баналь тоелса да, игътибар белән караганда, бик аз кеше аларны үти, бу сүзләрдәге тулы мәгънәне аңлап җиткерми. Миңа калса, кешеләрнең битарафлыгы әхлаклылыкны үстерүгә бик зур киртә булып тора, чөнки әхлакның башы – бер-береңне хөрмәт итүдә, яратуда, аңлауда, һәм, әлбәттә, авырлыклар килгәндә, бернигә карамыйча, башкаларга булышуда.

Тик проблемаларны гына карап китү дөрес булмас, минемчә. Василиса Галицына югалганда бөтен шәһәрнең бер булып күтәрелүе, хәтта шәһәрдән тыш төбәкләрдән дә волонтерлар килү, эзләргә булышу, кызның табылуына өмет итү, ата-анасына ярдәм кулы сузу – болар барысы да кеше характерының иң яхшы сыйфатларын чагылдыра.

Бу мисалларның нәтиҗәсе – әхлаклылык сыйфатларының  әкренләп кимүенә карамастан, тирә-ягыбызда батыр кешеләрнең күбәюе, аларның булуы. Сугыш кырларында, яисә кайнар нокталарда гына чын батырлыкны табып була дигән сүз белән минем бер дә килешәсем килми. Чөнки безнең тыныч тормыш шартларында да батырлыклар өчен мөмкинлекләр күп. Гомумән, батырлык күрсәткән кеше, дан- шөһрәт тә дими, батырлык кылам да дими, максатлар да куймый. Ул бары йөрәге кушканны гына үти. Яныбызда терәк була алырлык кыю кешеләр булганда, үзеңне тыныч хис итәсең, дөнья матуррак, иркенрәк булып тоела.

Батырлык, кыюлык кебек сыйфатларны тәрбияләү өчен:

-батырлык, кыюлык, тәвәккәллек үрнәкләре күрсәткән шәхесләрнең тормыш юлын   өйрәнергә;

- үзеңдә көчле ихтыяр тәрбияләргә;

-физик күнегүләр ясауны гадәткә әверелдерергә;

-куркаклыкның әхлакый, хокукый җинаять икәнлеген тирәнтен аңларга;

      -гел дөресен сөйләргә, эшләгән эшең өчен җавап бирә, гаебеңне таный белергә һәм үз вакытында төзәтә барырга өйрәнергә кирәк.

Әхлаклылык – кешене башка тереклек ияләреннән (хайваннардан) аерып торучы зур сыйфат. Безгә, Кеше булып калу өчен, дуслык, батырлык, кыюлык кына түгел, ә акыллылык, пөхтәлек, ихтирамлылык, тәртиплелек, ачык йөзлелек, хезмәт сөючәнлек, эшчәнлек, җаваплылык, яхшы холыклылык, шәфкатьлелек, туры сөйләүчәнлек, тыйнаклык, сабырлык, татулык,  намуслылык кебек сыйфатларның барысы да кирәк. Чөнки алар кешене һәм, гомумән, тормышны бизи. Мондый сыйфатлар кеше яшәешенең һәр чорында булган, бар һәм булачак дип ышанам мин. Безнең бүгенге тормышыбызда да әхлак сыйфатларының алыштыргысыз роль уйнаганын кешеләр онытмасын иде!

Автор: Садыкова Алсу. Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 8в сыйныфы укучысы.

Категория: Хикәяләр | Добавил: УКЫТУЧЫ (18.12.2013) | Автор: Садыкова Алсу
Просмотров: 1223 | Теги: сочинение | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Бүлекчәләр

Шигырьләр [6]
Хикәяләр [8]

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0