СЫЙФАТ
Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы?
сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.
Сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш була.
Сыйфат* җөмләдә аергыч, хәбәр, хәл булып килә.
Җөмләдә
нәрсә булып килә
|
Мисаллар
|
Аергыч
|
Дөнья йөзе матур, йомшак
нурга чумды. (Г. Иб-раһимов) Шома егетләрнең берсе аягүрә басты,
кыңгырау шалтыратты да матур, шома тавыш белән сөйләп китте. (Г.
Ибраһимов) Сафаның көләч йөзе үзгәргән, уйчан һәм кайгылы
төс алган иде. {Ш. Камал)
|
Хәбәр
|
Өй чибәр генә, пөхтә
генә. (Г. Ибраһимов) Барак ямьсез, кызганыч, буш. {Ш. Камал) Иртән
аяз, ләкин шактый салкын һәм җилле иде. {Ш. Камал) Газизә
күңелсез генә елмайды. (Ш. Камал)
|
Хәл
|
Җил, үлән башларын,
чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына исә. (Ә. Еники) Бу аз сүзле,
кыска җыелыш аны чиксез дулкынландырган иде. (Г. Әпсәләмов)
|
_________
* Исемләшкән сыйфат турында
махсус таблица бирелә.
СЫЙФАТНЫҢ ЯСАЛЫШЫ
Сыйфатлар ясалышлары ягыннан
биш төргә бүленә.
Ясалышы
|
Ничек
ясала
|
Ничек
языла
|
Мисаллар
|
Тамыр
|
|
|
ак, кызыл, матур, зур,
юмарт, зирәк
|
Ясалма
|
Сүзнең тамырына ясагыч
кушымча (лы//-ле; -сыз//-сез; -лык//-лек; -гы//-ге, -кы//-ке; -чан//-чән;
-ык //-ек; -ынкы // енке; -лач //-ләч; -ма //-мэ;
-даш //-дәш, -таш //-тәш; -гыч //
геч, -кыч //-кеч) ялгану юлы белән
|
кушылып
|
аклы, күңелле, комсыз,
тәмсез, кышкы, кышлык (утын), уйчан, сүзчән, төзек, ертык, басынкы,
күтәренке, йонлач, көләч, алынма (сүз), башлангыч
|
Кушма
|
Ике
тамырны кушу
юлы белән
|
кушылып
|
үзсүзле, күпмилләтле,
күпбелдекле, үзирекле, беркатлы, халыкара, бертөрле
|
Парлы
|
Ике сүзне тезү
юлы белән
|
сызыкча
аша
|
очсыз-кырыйсыз (юл),
исәпсез-хисапсыз (эш), аркылы-торкылы (такта), бала-чагалы (гаилә),
килделе-киттеле (әңгәмә), аклы-кызыл-лы (күлмәк)
|
Тезмә
|
Сүзләрне тезү юлы белән яки
сүзтезмәләрдән
|
аерым
|
күз ачкысыз (буран), кызу канлы (кеше), күп иҗекле (сүз),
аз сүзле (бала
|
Табигатьтә берни артык түгел,
Табигатьтә кирәк бөтенесе:
Караңгы төн, озын кышкы юллар,
Зәһәр салкын, түзалмаслык эссе. (Ф. Яруллин)
СЫЙФАТ ДӘРӘҖӘЛӘРЕ
Сыйфатларның гади, чагыштыру,
артыклык, кимлек дәрәҗәләре бар.
Дәрәҗәсе
|
Ничек ясала
|
Нәрсә белдерә
|
Мисаллар
|
Гади дәрәҗә
|
|
Предметның гадәти билгесен
|
матур, бәхетле, ак, сары,
кара, караңгы, ачык, зур, кызыл, әче
|
Чагыштыру дәрәҗәсе
|
-рак //-рәк кушымчалары ярдәмендә
|
Бер предметтагы билгенең
икенче бер предметтагы шундый
ук билгедән чагыштырмача артык икәнлеген
|
матуррак, олырак,
бәхетлерәк, яшелрәк, кыскарак, күңеллерәк
|
Артыклык дәрәҗәсе
|
Сыйфатның кабатланып
килгән беренче иҗегенә [п] яки [м] авазлары өстәлеп
|
Бер предметтагы билгенең
барлык башка предметтагы шундый ук билгедән күпкә артык икәнлеген
|
ап-ак, ямь-яшел, кыпкызыл,
сап-сары
|
|
иң, җете, үтә һ. б. кисәкчәләр ярдәмендә
|
|
иң матур, җете кара, үтә
ачык, дөм караңгы
|
|
Бер
үк сыйфатны кабатлау юлы белән
|
|
матурның матуры, яхшының яхшысы, акыллы-ның
акыллысы
|
Кимлек
дәрәҗәсе
|
-ча // -чә; -ылҗым // -елҗем;
гылт // -гелт, -кылт // -келт; -гыл-тым I/ -гелтем, -кылтым I/ -келтем; -гыл // -гел, -кыл //-кел; -сыл// -сел; -су
кушымчалары ярдәмендә
|
Бер предметтагы билгенең икенче бер предметтагы гадәти билгедән ким-
леген
|
салкртча, күгелҗем,
кызгылт, яшькелт, әчкелтем, аксыл, күксел, зәңгәрсу
|
|