Җырдай моңлы татар теле

Шимбә, 27.04.2024, 05:04

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Блог | Регистрация | Вход

Безнең 7в сыйныфы 2012/2013 уку елын яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады. 21 укучының икесе гел "5" билгеләренә: Садыкова Алсу һәм Закиров Алмаз, ә 14 укучы "4" һәм "5" билгеләренә төгәлләделәр. Сыйныфта укуның сыйфаты - 76%. Тагын ике укучы берәр фәннән генә "3" билгесе белән калдылар. Алдагы елда ударниклар санына алар да өстәлер дип ышанабыз. Барыгызга да күңелле һәм файдалы яллар!
Просмотров: 506 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 06.06.2013 | Комментарии (0)

    "Табигать - туган йортыбыз" исемле иншалар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән катнашучы укучылар сертификатлар һәм җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Безнең 7в сыйныфыннан Алсу Садыкова "Нәсер" номинациясендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Просмотров: 1156 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 20.05.2013 | Комментарии (0)

19 апрель көнне "Татар кызы-таң йолдызы" региональ бәйгесенең финалы булып узды. Безнең 7в сыйныфы укучысы Фазылҗанова Миләүшә анда II урынга лаек булды.
Просмотров: 443 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 23.04.2013 | Комментарии (0)

     16 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Татар малае-2013" бәйгесенең финалы узды. Анда шәһәрнең 12 мәктәбеннән 12 малай көч сынашты. Финал бәйгесенең беренче этабы спорт ярышы иде. Бу этапта безнең Закиров Алмазга тиңнәр булмады: ул 1нче урынны яулады. Икенче этабында визитка, сәнгать номерлары буенча ярыштылар. Алмаз үзенең чын татар малае булуын визиткада да (үзенең чыгышын дога белән башлады), татар биюен башкаруы  белән дә исбатлады. Гомуми нәтиҗәләр буенча Алмаз "Иң батыр малай" номинациясенә лаек булды.
Просмотров: 885 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 19.04.2013 | Комментарии (0)

     Безнең сыйныф укучыларыннан оештырылган хореографик төркем шәһәр күләмендә уздырылган "Под звуки вальса" дип аталган бәйгедә катнашып, II дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Җитәкчеләре - Гурьянова Наталья Алексеевна.
Просмотров: 362 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 29.03.2013 | Комментарии (0)

    Җыр-музыка өлкәсендә талантлы укучыларыбыз да бар. Фазылҗанова Миләүшә әле күптән түгел генә уздырылган "Чулман тургае" I Бөтенроссия вокаль фестивалендә катнашып, "Халык җыры" номинациясендә I дәрәҗә Дипломга лаек булган иде. Моннан тыш та ул күп төрле бәйгеләрдә еш катнаша, һәрвакыт диярлек призлы урыннар ала.
    Арсланов Руслан музыка уен кораллары ансамблендә уйный. Шулай ук һәрдаим төрледән-төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләргә ирешә. Март аенда регионда уздырылган презентацияләр конкурсында ул I урынга лаек булды. 23 мартта Казан шәһәрендә уздырылачак "Живой родник" Халыкара конкурсында катнашачак.
Просмотров: 378 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 22.03.2013 | Комментарии (0)

Безнең сыйныф укучылары төрле спорт ярышларында да көч сынашалар. 16 март көнне Закиров Алмаз Әлмәт шәһәрендә уздырылган милли көрәш буенча бәйгедә катнашты. Ә Шәрифҗанов Рөстәм җиңел атлетика буенча шәһәр беренчелегенә уздырылган ярышларда шулай ук уңышларга ирешә.
Просмотров: 432 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 22.03.2013 | Комментарии (0)

Шәһәрдә укучылар арасында "Татар кызы" бәйгесе оештырылды. Анда безнең сыйныф укучысы Фазылҗанова Миләүшә уңышлы чыгыш ясап, икенче турга узды.
Просмотров: 433 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 14.03.2013 | Комментарии (0)

Бүген, 27 февраль көнне, шәһәрдә "Ел укучысы - 2013" бәйгесенең чираттагы этабы булып узды. Анда лицей-интернат исеменнән безнең сыйныф укучысы Фазылҗанова Миләүшә катнашты.
Просмотров: 363 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 27.02.2013 | Комментарии (0)

Шәһәребезнең "Чакматаш" балалар иҗат үзәгендә укучылар арасында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе оештырылды. Анда безнең сыйныф укучысы Гыйльфанова Алия дә катнашты.
Просмотров: 718 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 26.02.2013 | Комментарии (0)

« 1 2 3 »

Сайтка керү

Эзләү

Календарь

«  Апрель 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0