Җырдай моңлы татар теле

Сишәмбе, 19.03.2024, 14:16

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Блог | Регистрация | Вход

2015-2016 нчы уку елы да башланып китте. Быелгы 10 А - социаль-икътисад юнәлешле сыйныфка барлыгы 23 укучы тупланды. Аларның 15е 9нчы сыйныфны үзебезнең лицей-интернатны тәмамлаучылар, ә 8 укучы - шәһәр һәм район мәктәпләреннән килүчеләр. Сыйныфта 5 егет, 18 кыз. 2 укучы интернатта яшәп укый. Уңышлы уку еллары булсын!

Просмотров: 476 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 17.09.2015 | Комментарии (0)

2014-2015нче уку елы өчен тәрбия планы ( 9в сыйныфы)

Просмотров: 1635 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 17.03.2015 | Комментарии (1)

Төрле фәннәрдән шәһәр олимпиадалары булып узды. Анда безнең сыйныф укучылары да катнашты. Баймуллин Айнур (физика), Хафизов Әлфис (физкультура), Арсланов Руслан (экология - призер) , Шәехова Эльвина ( татар әдәбияты - 5 урын), Ханова Лилия ( татар әдәбияты - 7 урын), Садыкова Алсу ( татар теле - 1 урын ).  Алсу татар теленнән республика олимпиадасында шәһәр данын яклаячак. Аңа уңышлар телибез!

Просмотров: 461 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 05.01.2015 | Комментарии (0)

Менә инде 9 сыйныфка аяк бастык. Бу ел безнең өчен бик җаваплы, чөнки дәүләт имтиханнары бирәсе бар. 1 чирекне безнең сыйныф укучылары уңышлы гына төгәлләде. 13 укучы "4" һәм "5" билгеләренә, ә 1 укучы (Садыкова Алсу) гел "5" кә тәмамлады. Алдагы чирекләрдә ударниклар саны артыр дип өметләнәбез. 

Просмотров: 480 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 13.11.2014 | Комментарии (0)

Менә инде бу бәйгенең финалы да узып китте. Безнең сыйныф укучысы Садыкова Алсу 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез! Алсуга ярдәмгә, әлбәттә, сыйныфташлары да килде. Алар бергәләп визитка әзерләделәр. Менә алар: Эльвина Шәехова, Руслан Арсланов, Алмаз Закиров, Айнур Баймуллин, Наил Хабетдинов, Әлфинә Хафизова, Чулпан Якупова, Илназ Гиниятуллин (10 сыйныф). Әфәрин, кызлар һәм егетләр!

 

Просмотров: 555 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 16.04.2014 | Комментарии (0)

2014 нче елгы "Ел укучысы" шәһәр бәйгесенең финалына безнең сыйныф укучысы Садыкова Алсу узды. Ул бәйгенең алдагы этапларын уңышлы үтеп, югары баллар җыйды. Апрель аенда узачак бәйгенең финалында да Алсуга уңышлар телибез!
Просмотров: 470 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 18.03.2014 | Комментарии (0)

Шәһәрдә Факил Сафинга багышланган төрле чаралар, бәйгеләр дәвам итә. Безнең лицей-интернат укучылары да аларда актив катнаша. 8в сыйныфы укучысы Фазылҗанова Миләүшә нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңү яулады. 7в сыйныфы укучысы Чернова Дарья презентацияләр бәйгесендә катнашты. Садыкова Алсу (8в) Факил Сафинга багышланган иҗади эшләр бәйгесенә үзенең шигырен язып җибәрде.
Просмотров: 467 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 25.01.2014 | Комментарии (0)

8в сыйныфы укучылары икенче чирекне яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады. Садыкова Алсу гел бишлегә генә укыды. 15 укучы чирекне 4 һәм 5 билгеләренә төгәлләде. Укуның гомуми сыйфаты 76% тәшкил итә. Укучыларга алдагы чирекләрдә дә уңышлар телик!
Просмотров: 1254 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 11.01.2014 | Комментарии (0)

8в сыйныфы укучылары күп кенә бәйгеләрдә катнашып килә. Төрле фәннәр буенча шәһәр олимпиадаларында катнашучылар: Садыкова Алсу, Баймуллин Айнур, Арсланов Руслан, Хафизов Әлфис. Закиров Алмаз республика күләмендә уздырылучы "Коррупциягә - юк!" исемле сочинениеләр бәйгесендә шәһәр күләмендә 1нче урынны алды һәм аның эше Казанга җибәрелде. Садыкова Алсу Факил Сафинга багышланган иҗади эшләр бәйгесенә шигырьләр язып тапшырды. Фазылҗанова Миләүшә һәм Шәехова Эльвина Факил Сафин шигырьләрен уку буенча оештырылган "Нәфис сүз остасы" бәйгесендә катнаштылар.
Просмотров: 424 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 18.12.2013 | Комментарии (0)

2013-2014 уку елында безнең сыйныфта 22 укучы белем ала. Уку елы башлануга гына карамастан, безнең инде уңышларыбыз да бар. Алар спорт өлкәсенә карый. Шәһәр күләмендә уздырылган армспорт буенча (кул көрәше) ярышта безнең сыйныф укучылары Галиева Алия 1нче, Хафизов Әлфис 3нче урыннарны яуладылар. Афәрин, кызлар һәм егетләр! Алга таба да зур уңышларга ирешүегезне телибез!
Просмотров: 479 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 23.10.2013 | Комментарии (0)

1 2 3 »

Сайтка керү

Эзләү

Календарь

«  Март 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0