Җырдай моңлы татар теле

Сишәмбе, 19.03.2024, 06:50

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Регистрация | Вход

Индивидуальный план работы  на межаттестационный период

по повышению профессионального уровня

учителя татарского языка и литературы

МАОУ «Лицей-интернат № 84 имени Гали Акыша»

города Набережные Челны РТ

Гилфановой Фанили Мирфайзовны

на 2015-2020 годы

Методическая тема:

«Повышение творческих и индивидуальных способностей учащихся на уроках татарского языка и литературы в условиях перехода на ФГОС».

Цель: воспитание всесторонне развитой современной личности, приобщение учащихся к национальным культурным ценностям и традициям.

... Алга таба укырга

Просмотров: 4206 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 05.11.2015 | Комментарии (14)

         2015 нче елның 13 нче сентябрендә лицей-интернатта спикер сайлаулары узды. Анда барлык укучылар да, укытучылар да катнашты. Кандидатлар 3 иде. 198 тавыш җыеп, 10 А сыйныфы укучысы Камалова Айсылу җиңү яулады. Котлыйбыз!

     Айсылу инде узган уку елында да бу постта эшләгән иде. Ул, үз командасын туплап, инде спикер вазифаларына кереште. Алар үзләренең кызыклы проект, программаларын тәкъдим иттеләр. Аларга уңышлар телик!

Просмотров: 605 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 17.09.2015 | Комментарии (0)

12 февраль көнне Казанның 110 нчы лицеенда укучыларның Фатих Кәрим исемендәге беренче фәнни-гамәли конференциясе оештырылды. Конференциядә ТР фән һәм мәгариф хезмәткәрләре, танылган әдипләр, фән эшлеклеләре; Т.Н.Галиуллин, Р.М.Харис, Р.С.Вәлиев, Р.М.Миңнуллиннар  катнашты. Конференциянең иң хөрмәтле кунагы, әлбәттә, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Фатиховна Кәримова иде. Ул әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук  әтисенең тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган, төрле темаларга фәнни эшләр башкарган укучыларга, аларның җитәкчеләренә чиксез рәхмәтләрен белдерде. Бу очрашу безнең күңелләрдә истәлекле вакыйга булып калды. 

Конференциядә катнашу өчен  республика буенча 400 ләп эш җибәрелгән. Шулардан 65 укучының эшләре мәртәбәле жюри тарафыннан сайлап алынган һәм алар 12 февраль көнне чыгыш ясадылар. Бу укучылар арасында 84 нче лицей-интернатның 9в сыйныфы укучысы Ханова Лилия дә бул ... Алга таба укырга

Просмотров: 1033 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 13.02.2015 | Комментарии (0)

Татар теле һәм әдәбиятыннан шәһәркүләм олимпиадалар төгәлләнде. Безнең лицей-интернат укучыларының нәтиҗәләре түбәндәгечә:

татар теле: Хәкимуллина Камилә (7 сыйныф) - 2 урын 

Расулов Тимур (8 сыйныф) - 2 урын 

Садыкова Алсу (9 сыйныф) - 1 урын 

Мөхәмәтнәбиева Гүзәл (10 сыйныф) - 7 урын

Солтангалиева Миләүшә (11 сыйныф) - 2 урын

татар әдәбияты: Борһанова Ләйсән (7 сыйныф) - 7 урын

Дустбобоева Фирүзә (8 сыйныф) - 1 урын 

Шәехова Эльвина (9 сыйныф) - 5 урын

Ханова Лилия (9сыйныф) - 8 урын

Хаматова Миләүшә (10 сыйныф) - 2 урын 

Салахова Ландыш (11 сыйныф) - 4 урын.

Җиңүчеләрне, призерларны котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

 

Просмотров: 653 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 05.01.2015 | Комментарии (0)

Гали Акыш исемендәге 84 лицей-интернатта 11 декабрь көнне шәһәребезнең күренекле язучылары Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим белән очрашу булды. Бу чара укучылар һәм укытучылар өчен бик кызыклы, тирән эчтәлекле узды. Мөхтәрәм язучыларыбыз укучыларга үзләренең иҗади эшчәнлекләре турында сөйләделәр, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашуның беренче өлеше мәҗлесләр залында оештырылса, икенче өлеше татар теле һәм әдәбияты кабинетларында укучыларга дәрес формасында узды. Язучылар белән якыннан аралашу, туган телгә, аның тарихына кагылышлы әңгәмә, бай мәгълүмат укучылар хәтерендә бер күңелле мизгел булып калгандыр. Укучылар һәм укытучылар коллективы Фәүзия апага һәм Айдар абыйга киләчәктә дә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа очрашулар теләп калдылар.

Просмотров: 901 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 12.12.2014 | Комментарии (0)

Гали Акыш исемендәге 84 лицей-интернатта 2014 елның 5 декабрендә "Яшьләр фәнни эзләнүдә" региональ фәнни-гамәли конференция булып узды. Анда шәһәр һәм якын-тирә районнардан барлыгы 95 укучы катнашты. Татар филологиясенең татар теле һәм әдәбияты секцияләрендә 20 укучы чыгыш ясады. Безнең лицей-интернатның 9в сыйныфы укучысы Ханова Лилия "Авылым эзләре буйлап" дип аталган эзләнү-тикшеренү эше белән җиңү яулады. Ул бу хезмәтендә туган авылы Тукай районы Югары Суыксу авылының килеп чыгышы, үткәне һәм бүгенгесе, күренекле шәхесләре турында бай мәгълүмат туплаган иде. Чыгыш ясау осталыгы белән дә ул башкалардан аерылып торды. Алга таба да уңышлар аңа.

Просмотров: 762 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 12.12.2014 | Комментарии (0)

15 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә инде берничә ел рәттән уздырылып килүче "Ел укучысы" бәйгесе булды. Анда 6-8 нче сыйныфлар арасында безнең 84 нче лицей-интернатның 8в сыйныфы укучысы Садыкова Алсу катнашты һәм 3 нче урынга лаек булды. Бәйге зур әзерлек таләп итте. Катнашучылар сыйныфташлары белән визитка әзерләделәр, талантларын күрсәттеләр. Ә инде интеллектуаль бәйге өлешендә төрле өлкәдә үзләренең белемнәрен сынадылар. Шушы сынауларны безнең Алсу уңышлы узды һәм, алда әйтелгәнчә, призлы урын яулады. Әфәрин, Алсу! Киләчәк тормышыңда да сиңа зур уңышлар юлдаш булсын!

Просмотров: 1013 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 16.04.2014 | Комментарии (0)

   17 нче март көнне Гали Акыш исемендәге  84 нче лицей-интернатта балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгучы "Ялкын" журналы редакция хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Ул журналның 90 еллык юбилеена багышланды. Анда лицей-интернат укучыларыннан башка, шәһәрнең төрле татар мәктәпләре укучылары да катнашты. Очрашуда катнашучылар "Ялкын" журналының тарихы, үткәне, бүгенгесе турында шактый кызыклы мәгълүматлар алдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ә журнал хезмәткәрләре, үз чиратында, укучыларга җаваплар бирүдән тыш, уен-викторина да уздырдылар, истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар. Очрашу укучылар һәм анда катнашучылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
Просмотров: 1022 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 18.03.2014 | Комментарии (1)

21нче декабрь көнне Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта инде һәр елны уздырыла торган "Яшьләр фәнни эзләнүдә" исемле фәнни-гамәли конференция оештырылды. Анда республиканың төрле районнарыннан 8-11нче сыйныф укучылары катнашты. Безнең лицей-интернат укучылары да читтә калмадылар. Мәсәлән, 8нче сыйныфлардан катнашкан әлеге укучылар төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар: Камалова Айсылу (8а), Шәрәфетдинова Алинә (8б), Шәехова Эльвина, Садыкова Алсу, Исламова Миләүшә, Гыйльфанова Алия (8в сыйныфыннан). Укучыларыбызга фән юлында уңышлар телибез!
Просмотров: 646 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 22.12.2013 | Комментарии (0)

Яр Чаллы шәһәрендә Факил Сафин шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе булып узды. Анда барлык сыйныфлардан татар һәм рус телле балалар чыгыш ясады. Бу бәйгедә безнең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернаттан 8в сыйныфы укучысы Фазылҗанова Миләүшә катнашты һәм Үзәк район мәктәпләре арасында 1 урынны яулады. Миләүшә Факил Сафинның "Туган телгә җан өрәсе иде" шигырен барлык тыңлаучыларның күңеленә үтеп керерлек сәнгатьле итеп сөйләде. 
Просмотров: 955 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 22.12.2013 | Комментарии (0)

1 2 »

Сайтка керү

Эзләү

Календарь

«  Март 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0