Җырдай моңлы татар теле

Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 10:16

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Кагыйдәләр дәфтәре

Сыйфатка морфологик-синтаксик анализ
11.07.2013, 16:46


 

Сыйфат

Ясалышы

Дәрәҗәсе

 

 

тамыр сыйфат

гади дәрәҗәдә

 

 

ясалма сыйфат кушма сыйфат парлы сыйфат

артыклык дәрәҗәсендә чагыштыру дәрәҗәсендә

 

 

тезмә сыйфат

кимлек дәрәҗәсендә

 

 

МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ

                                                                                                                                                                                                                         

1.  — Аргы якның яланы, ди, әче була баланы, ди, ай; коя­шым, кыйгач кашым, тилмертмә бу баланы, ди. (М. Файзи)

Әче — сыйфат, тамыр сыйфат, гади дәрәҗәдә.

2.  — Ходай уңайлы урынын насыйп итсен. (М. Фәйзи) Уңайлы — сыйфат, ясалма сыйфат, гади дәрәҗәдә, сыйфат­ланмышы урынын сүзе.

3. Бер солтанатрак чалбар да алып тектерми хәл юк. (М. Фәйзи)

Солтанатрак — сыйфат, ясалма сыйфат, чагыштыру дә­рәҗәсендә, сыйфатланмышы чалбар сүзе.

4. Тик шәрә агачлар шаулыйлар да, җирдән күз ачкысыз җәяүле кар себертә. (Г. Әпсәләмов)

Күз ачкысыз — сыйфат, тезмә сыйфат, гади дәрәҗәдә, сый­фатланмышы кар сүзе.

5. Колынның ялына аллы-кызыллы чуклар бәйләдем. (Г. Бә-широв)

Аллы-кызыллы — сыйфат, парлы сыйфат, гади дәрәҗәдә, сыйфатланмышы чуклар сүзе.

6. Ләкин бүгенге мәҗлескә ул башта ук күңеле тартмыйча килде. (Ә. Еники)

Бүгенге — сыйфат, ясалма сыйфат, сыйфатланмышы мәҗ­лескә сүзе.

 СЫЙФАТКА МОРФОЛОГИК-СИНТАКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ

 

 

Сыйфатланмышы

Җөмләдә

 

 

ия

 

 

аергыч

 

 

хәбәр

 

 

хәл

 

 

тәмамлык

 

МОРФОЛОГИК-СИНТАКСИК АНАЛИЗ

 

1. Бер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар чыкты, җәй көне аллы-гөлле кызыл чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде. (Г. Ибраһимов)

Матур — сыйфат, тамыр сыйфат, гади дәрәҗәдә, сыйфат­ланмышы сабаклар сүзе, җөмләдә аергыч.

Аллы-гөлле — сыйфат, парлы сыйфат, гади дәрәҗәдә, сый­фатланмышы чәчәкләр сүзе, җөмләдә аергыч.

2. Бите дә түгәрәк түгел, ак та, озынчарак та, күзләре дә күк төсле. (Г. Бәширов)

Түгәрәк — сыйфат, тамыр сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә хәбәр составында.

3. Урамнардагы, ишегалларындагы, басулардагы барлык кешеләр барысы да җиргә егылдылар. (Н. Фәттах)

Ишегалларындагы — сыйфат, кушма сыйфат, сыйфатлан­мышы кешеләр сүзе, җөмләдә аергыч.

4. Атлар җигүле, капка ачык. (Җ. Рәхимов)

Җигүле — сыйфат, ясалма сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә хәбәр.

5. Гүзәлләр гүзәле, газәлләр газәле Ләйләнең дә багышы шулай моңлы булдымы икән? (Җ. Рәхимов)

Гүзәлләр гүзәле — сыйфат, тезмә сыйфат, артыклык дәрә­җәсендә, сыйфатланмышы Ләйләнең сүзе, җөмләдә аергыч.

6. Бөтен өс-башлары ап-ак булды. (Ш. Маннур)

Ап-ак — сыйфат, тамыр сыйфат, артыклык дәрәҗәсендә, җөмләдә хәбәр составында.

 

 

 

Категория: Кагыйдәләр дәфтәре | Добавил: УКЫТУЧЫ | Теги: сыйфатка анализ
Просмотров: 9415 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 2.3/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0