ИСЕМНЕҢ ТАРТЫМ БЕЛӘН ТӨРЛӘНЕШЕ
Тартым кушымчалары ярдәмендә предметның кайсы затка
караганлыгы белдерелә.
Затлар
|
Сузыкка
беткән исемнәр
|
Тартыкка һәм -у //-ү; -ю,
-и хәрефләренә беткән исемнәр
|
берлектә
|
күплектә
|
берлектә
|
күплектә
|
|
яка, күләгә
|
якалар, күләгәләр
|
баш, теш, су, аю, язу,
сүрү, ипи
|
башлар, тешләр, сулар,
аюлар
|
I зат
|
-м
|
-быз //-без
|
-ым //-ем
|
-ыбыз //-ебёз'
|
II зат
|
-ң
|
-гыз //-гез
|
-ың //-ең
|
-ыгыз // -егез
|
III зат
|
-сы //-се
|
-ы //-е,
|
-ы //-е
|
-ы //-е
|
1. Туган ил ямьле, сулары тәмле,
Сызылып
аткан таңнары ямьле. (Н. Йосыпова)
2. Күзләремнән тамды яшем генә,
Ул ургылып керде яшьлегемә.
Аянычым, таянычым булды —
Аның белән бергә яшим менә! (М. Әгъләмов)
3. Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге
Хәтерләтә аяз күкләрне. (Ә. Рәшитов)
4. Йөрәк яраларын төзәтәдер
Күз карашкайларыңның җылысы. (Г. Зәйнашева)
5. Җирем-суым өчен, ыруым
өчен, мин туган углымны гына түгел, үз-үземне дә кызганмыйм. (Н. Фәттах)
6. Яшәр идем, туган илем, синдә
Якын дусларымнан аерылмый. (Татар халык
җыры)
|