Җырдай моңлы татар теле

Җомга, 19.04.2024, 20:37

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Кагыйдәләр дәфтәре

Сан төркемчәләре
18.12.2013, 18:30

МИКЪДАР САНЫ

 

Микъдар саны әйбернең төгәл исәбен белдерә. Микъдар саны белән ачыкланган саналмыш һәрвакыт берлек санда килә.

Микъдар саны саналмышсыз килгәндә исемләшә.

 

1. Шаһбаз бер хат яздырган иде. (Г. Ибраһимов)

2. Ике ул, бер кыз үстерделәр. (Б. Камалов)

3. Кыш көне ул, этләр җигеп, кораллы йөз ир белән, илле йөк товар белән төн кешеләренә сату-алуга барды. (Н. Фәттах)

4. Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага. (М. Җәлил)

5. Сугышка ул егерме яшендә мең тугыз йөз кырык өченче елны керде. (Б. Камалов)

6. Сиксән биш сумга югары оч Галәвинең алты почмаклы өен алдык. (Г. Ибраһимов)

7. Гөлназга алган күлмәкнең бәясе алты йөз тора.

8. Алты алтың утыз алты.

9. Гасырлар узган, яңасы килә.

 Татарларымны кисәтәм алдан:

 Үлемгә нәфрәт чиксез булса да,

 Өчтән берегез тамырсыз калган. (Рәшит Әхмәтҗанов)

 

 

                                                             ТӘРТИП САНЫ

 

Тәртип саны әйбернең тәртип буенча санын белдерә. Тәртип саны саналмышсыз килгәндә исемләшә.

 

1. Икенче малай Вәкилне узып та китте. (Б. Камалов)

2. Вәкил финиш сызыгына икенче килде. (Б. Камалов)

3. Ул унтугызынчы елда Вәли Хәсәнов белән фронтта оч­рашкан иде. (Г. Ибраһимов)

4. Йөгерүчеләрнең барысы да килеп бетте. Марат — өченче.

5. Какканда, авызын әле бер якка, әле икенче якка кый­шайта. (Ә. Еники)

6. Бу вакыйганы миңа мең тугыз йөз кырык алтынчы ел­ның язында госпитальдә ишетергә туры килде. (Ә. Еники)

7. Янәшә торган алты баракны — беренче, җиденче, унөчен­че, унтугызынчы, егерме бишенче һәм утызынчы номерлы баракларны — кабат чәнечкеле тимерчыбык киртәсе белән урап алып, шунда ябалар. (III. Маннур)

8. Назимов гомеренең утыз өченче яше белән бара иде. (Г. Әпсәләмов)

 

                                  БҮЛЕМ САНЫ

 

Бүлем саны төрдәш әйберләрнең, затларның тигез өлеш­ләргә бүленешен белдерә.

 

1. Безнең ишегалдына тугыз катлы ике, бишәр катлы өч өйнең тәрәзәләре карап тора. (Л. Ихсанова)

2. Алтынчы классларда егерме җидешәр бала укый.

3. Йөгерүчеләр алтышар-алтышар булып тезелеп бас­тылар.

4. Сез бер юл кайтканчы, Җамали малайлары икешәр урыйлар. (Г. Ибраһимов)

5. Атнага бишәр, айга егермешәр көн эшлибез.

6. Пакетларга икешәр алма, өчәр кыяр, бишәр кишер са­лынган иде.

7. Сөтле чәйгә дә риза булып, унар, унбишәр көн утыру­чылар да булгалый. (Г. Бәширов)

8. Һәр бүлектә җидешәр җен егете булып, алар барым­тачыларны дүрт яктан урап алырга тиеш иде. (Р. Батулла)

9. Эттерсберг тавының көньяк-көнчыгыш ягын йөзәр ел­лык бүк һәм нарат агачлары каплаган. (Г. Әпсәләмов)

10. Йөз метр саен өчәр катлы вышкалар. (Г. Әпсәләмов)

11. Соңга таба монда икешәр Һәм берәр катлы итеп алтмыш­лап барак салына. (Г. Әпсәләмов)

 

                                    ҖЫЮ САНЫ

 

Җыю санына предметлык төшенчәсе хас. Җыю саны җөмләдә мөстәкыйль (исемнән башка) яки хәбәр белән кулланыла.

 

1. Безнең йортта Маратлар гына да унау.

2. Йортка башта бер кеше кереп китте, соңрак тагын икәү килде.

3. Рөстәм күзләрен йомды Һәм, сузып-сузып, берәү, икәү, өчәү дип санарга тотынды. (Р. Кутуп)

4. Эшне алып баручылар икәү: берсе — Трапезников — төп оста, икенчесе — Шакир Сираев — төп останың ярдәмчесе. (Г. Әпсэләмов)

5. Кызганыч. Өчәү бергә сөйләшкәндә әйбәтрәк буласы иде. (М. Юхма)

6. Пардан ап-ак күлмәк кигәнбез,

    Ак атларда икәү киләбез. (С. Әхмәтҗанова)

7.     Йөрәгеңне куй син йөрәгемә —

     Сусаганбыз назга син дә, мин дә.

      Башкаларга җанда урын нигә?

           Бәхетле дә бүген икәү, тиң дә. (С. Әхмәтҗанова)

8. Гаҗизләнеп эзли шигырьләрем

    иш җаннарны Кояш астында.

        Икәү?

                      Өчәү?

                       Унау?

 Бәлки, йөзәүдер? (Р. Фәйзуллин)

 

 

                                                 ЧАМА САНЫ

 

Чама саны әйберләрнең якынча исәбен белдерә.

 

1. Яныбыздан унлап кеше үтеп китте. {Г. Әпсэләмов)

2. Унбиш-егерме минут вакыт узды. (Г. Кутуй)

3. Сәгать уннарда килеп чыгарга вәгъдә биреп китеп барды.

4.Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка,

   Тырышып-тырышып пешермәктә алар ботка. (Г. Тукай)

5. Сәгать өчләрдә күрешербез.

6. Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кы-лынган икән. (Г. Ибраһимов)

7. Аның күз аллары караңгыланды, башы әйләнде. Ике-өч минуттан артык түзә алмады. (Ф. Яруллин)

8. Үргә таба, әкрен генә кыймылдап, унлап-унбишләп каек килә иде. (Н. Фәттах)

9. Күп булса, аңа утыз биш-кырык яшьләр чамасы булыр. (Н. Фәттах)

10. Миллионнарча минем дусларым,

      Давылларны бергә кичкәннәр. (М. Җәлил)

11. Җир шарында хәзер дүрт миллиард ярымлап кеше яши. Бу сан ел саен җитмеш-сиксән миллионга арта.

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                  

 

 

 

 

 

 

 

Категория: Кагыйдәләр дәфтәре | Добавил: УКЫТУЧЫ | Теги: сүз төркемнәре
Просмотров: 10541 | Загрузок: 0 | Комментарии: 14 | Рейтинг: 4.3/3
Всего комментариев: 2
2 KaylaSaf  
0
Hello, did you receive my offer?
from2325214cv https://google.com

1 Татар милләт интернет/ында/ эзләүче  
0
Участие в проекте поможет увеличить количество посетителей Вашего сайта - заказчиков, не упустите
такую возможность.

Одна страница вашего сайта "http://fanilya.ucoz.ru/load/kagyjd_l_r_d_ft_re/san_t_rkemch_l_re/8-1-0-46"
уже добавлена в поиск.

Для полноценного участия в поиске, установите код на Вашем сайте.
https://www.nigez.com/add.php

ТАТДИГ поиск - https://www.nigez.com/
Обойди конкурентов!

Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0