Җырдай моңлы татар теле

Җомга, 19.04.2024, 23:52

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Кагыйдәләр дәфтәре

Саннар, аларның язылышы.
18.12.2013, 18:22

САН

 

Предметның якынча яки төгәл исәбен белдереп, ничә? ничәнче? ничәшәр? ничәү? ничәләп? кебек сорау­ларга җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала.

Сан белән ачыкланган исем саналмыш дип йөртелә.

 

1. Фазыйлны биш көн эзләдем. (Г.Ибраһимов)

2. Ул, куллары белән ишарәләп, башын селки һәм ындыр табагына икенче көшел сала башлый. (Г. Бэширов)

3. Аның белән бер үк вакытта бруствер өстенә йөзләрчә кеше­ләр сикереп менделәр, алга ташландылар. (Г. Әпсәлэмов)

4. Хәйрулла абый өч бала тәрбияләп үстерде. (А Шамов)

5. Бер ел узгач, күчте мәдрәсәгә

һәм бик әйбәт барды дәресеннән. (С. Хәким)

6. Белегез!

    Сыйнфый көрәш тарихында беренче кат

    Җиңүчеләр булып чыктык без,

    Үзебез өчен дүрт кат чүкеч суксак,

    Сезнең өчен биш кат суктык без! (Ь. Такташ)

7. Кырык дүртенче елда безгә военкоматтан повестка кил­де. (М. Юныс)

8. Гариф өч-дүрт иптәше белән алдан китте. (Ш. Камал)

9. Һәр самолет җидешәр-сшезэр прожектор белән сукырай­тыла, аңа дистәләрчә туптан төбәп аталар. (Ш. Рәкыйпов)

10. Эшне алып баручылар икәү. (Г. Әпсәлэмов)

11. Ике йөрәк бергә тибәр өчен,

      Дөнья ваклыклары түгел киртә. (С. Әхмәтҗанова)

12.  Нәрсә соң бу?

       Өч-дүрт мең ел элек

       Далаларда гомер кичергән

       Бабайларның хәтерләре әллә

       Уянганмы минем хисемдә? (X. Туфан)

13. Олимпия авылында уналтышар катлы унсигез йорт, мең ике йөз урынлы театр-концерт залы, кунак өйләре һәм башкалар төзелде.

14. Татар телендә басылган беренче китап гарәп хәрефләре белән мең алты йөз уникенче елда Лейпциг шәһәрендә чыга. (М. Әгъләмов)

15.Кәгазь җитештерүдә макулатура куллану ел саен чама белән биш-алты миллион кубометр агачны саклап калырга мөмкинлек бирә.


Саннар язуда цифр һәм сүз белән белдерелә.

 

0,1,2, 3, 4, 5, 6, 7,8,9 — гарәп цифрлары.

 I (1), V (5), X (10), Ь (50), С (100), D (500), М (1000) — рим цифрлары.

 

Гарәп цифрларыннан соң кушымча аерым языла:

5 нче кеше, 6 нчы сыйныф, 8 нче бала, 2004 нче ел. Галимә Шөгерова 1953 нче елның 8 нче ноябрендә Омск шәһәрендә туган. (С. Шакир)

 

Гарәп цифрлары белән күрсәтелгән тезмә саннарның зур­раклары катнашцифр һәм сүз ярдәмендә дә язылырга мөмкин:

7 мең, 140 мең, 1 миллион.

 

Вакыт чиген белдергән саннар сызык аша языла:

Г. Тукай 1886—1913 нче елларда, М. Җәлил 1906—1944 нче елларда яшәгән.

 

Рим цифрларыннан соң кушымча язылмый, сызыкча куелмый:

V гасыр, VIII том, XX гасыр.

 

Параграф һәм бүлекләрнең тәртибе болай языла һәм укыла:

Языла                                                          Укыла

 

§5                                                         бишенче параграф

11 нче сыйныф                                    унберенче сыйныф

III бүлек                                               өченче бүлек

7 нче бүлек                                          җиденче бүлек

IV том                                                 дүртенче том

   

 

Матур әдәбият әсәрләрендә даталардан башка саннар, ка­гыйдә буларак, сүз белән языла:

1. Элек, 1927 нче елга хәтле, Казан университетының йөз еллык тарихында без бары биш-алты гына татар студенты күрәбез. (Г. Ку туй)

2.1941 нче елның июль ае иде. Без өч егет — өч сугышчы — дошман тылында разведкада калдык. (А. Шамов)

 

 

Категория: Кагыйдәләр дәфтәре | Добавил: УКЫТУЧЫ | Теги: сүз төркемнәре
Просмотров: 3399 | Загрузок: 0 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 SergRoyah  
0
<a href=http://zmkshop.ru/>сухокумский завод металлоконструкций</a>

Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0