Җырдай моңлы татар теле

Җомга, 29.03.2024, 13:17

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Кагыйдәләр дәфтәре

Саннарның исемләшүе.
18.12.2013, 18:34

САННЫҢ ИСЕМЛӘШҮЕ

 

Саналмышсыз килгән саннар исемләшә.

Исемләшкән саннар, исем кебек, сан, тартым, килеш белән төрләнә. Исемләшкән саннар җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала.

Җыю санының саналмышы булмый.

 

1. Кичкә таба өч ат көтүдән аерылып киткән. Күп тә үтмә­гән, өчесе дә Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшер­гәннәр. (А. Алиш)

2. Аларның берсе итекче, икенчесе тегүче, өченчесе Иван повар иде. (Ә. Еники)

3. Сукмактан өчәү киләләр. Алда — мех якалы кыска куртка кигән ике офицер, артта бер солдат. Беренче офицер икенчесенә нидер сөйли. (Г. Әпсэләмов)

4. Соңыннан землянка эченнән коты очкан бер финны сөй­рәп чыгардылар. Калган алтысы үле иде. (Г. Әпсэләмов)

5. Ул бер уч кар алды һәм шуның белән кулын юарга то­тынды. Алар икесе дә көрәнсу төстәге хәтфәдәй йомшак майга буялган иде. (Г. Ахунов)

6. Гадәттә бер уңыш икенчесен китерә. (Ф. Яруллин)

7. Берсе суга, унысы бармак тырпайтып тора. (Г. Әпсэ­ләмов)

8. Бер егет килә урамнан,

    Акбүз атка атланган,

    Сабан туе ярышында

    Беренчелекне алган. (Г. Зәйнашева)

9. Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

    Сентябрьнең бере җиткәнен. (Э. Мөэминова)

10. Гашыйк булдым буй җитмәслек

      Йолдызга тиң берәүгә. (Г. Зәйнашева)

11. «Авыл көе»н җырлап чыгып киттем, Унсигезем калды озатып. (С. Әхмәтҗанова)

12Мартның егерме өче иде. (Р. Ишморат)

13. Җиде бала, җидесенең берсе кул астына кермәгән. (М. Хә-бибуллин)

14. Менә бу өйне салганга ике дистәдән артык. Әйе, кырык беренчедә иде. (М. Мәһдиев)

15. Миллионлаган парашютчылардан берсенең очышы тә­мамланды. (А Хәсәнов)

Категория: Кагыйдәләр дәфтәре | Добавил: УКЫТУЧЫ | Теги: сүз төркемнәре
Просмотров: 3094 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0