Тартым белән төрләнгән исем килеш белән дә төрләнә ала.
Килешләр
|
I зат
|
II зат
|
III зат
|
Баш килеш
|
китабым
|
дәфтәрем
|
китабың
|
дәфтәрең
|
китабы
|
дәфтәре
|
|
китапларым
|
дәфтәрләрем
|
китапларың
|
дәфтәрләрең
|
китаплары
|
дәфтәрләре
|
Иялек килеше
|
-ның
|
-нең
|
-ның
|
-нең
|
-ның
|
-нең
|
Юнәлеш килеше
|
-а
|
-ә
|
-а
|
-ә
|
-на
|
-нә
|
Төшем килеше
|
-ны.
|
-не
|
-ны
|
-не
|
-н
|
-н
|
Чыгыш килеше
|
-нан
|
-нан
|
-нан
|
-нән
|
-ннан
|
-ннән
|
Урын-вакыт килеше
|
-да
|
-дә
|
-да
|
-дә
|
-нда
|
-ндә
|
1. Авыру
улының тавышын ишетте. (Г. Бәширов)
2. Мин әле ир түгел, шулай да
мин кулыма корал алдым. (Н. Фәттах)
3. Аннары ул аның көченә,
кыюлыгына да ышанды. (Н. Фәттах)
4. Иген өлгергәч, өч җирдән
бер арба ашлыгыңны төйим дә китәм. (Г. Бәширов)
5. Кайсы күлмәгеңне киясең?
(Г. Бәширов)
6. Авыр хәлләремне җиңеләйтә
Күңелдәге
өмет бөресе. (С. Әхмәтҗанова)
7. Каерылган күпме
канатларның
Каурыеннан
каләм очладың? (Ш. Галиев)
8. Яшь чирәмгә иелеп, чалкан
яттым,
Чал
гасырлар узды уйларымнан. (Г.Афзал)
9. Туган якларыма кайтып
барыш,
Өлгермәгән әле кырда арыш. (Ф Яруллин)
10. Салават күперләреннән
Яшьлеккә барыр идек. (М. Галиев)
11. Әткәй бәгърем, тагын сиңа
килдем,
Сөйгән
гөлләреңне китердем. (Зөлфәт)
12. Туган якларымның
моңнарына
Никадәрле
кайнар уйлар сыйган! (Ф. Яруллин)
|