Җырдай моңлы татар теле

Җомга, 29.03.2024, 11:02

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог файлов | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар теленнән тестлар

8 нче сыйныф өчен тест
15.02.2013, 16:23
Иярченле кушма җөмләләр


    Инструкция
  1. 1. Җөмләнең төре нинди? Без яшәгән бу заман, бу шәһәрләр, машиналар, заводлар тырыш хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
    синтетик иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә
    аналитик иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә
    тиңдәш кисәкле тезмә кушма җөмлә.

  2. Иярчен җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнгән? Бернәрсә күренми, шулай да мендем мин.
    бәйлек сүз
    ялгызак мөнәсәбәтле сүз
    теркәгеч

  3. Баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасына нинди тыныш билгесе куела? Әмма мине шул газаплый син нигә миңа ышанмыйсың?
    өтер
    ике нокта
    сызык

  4. . Иярчен хәл җөмләләрнең ничә төре бар?
    6
    7
    8

  5. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төре нинди? Хуҗалары ашыкмагач, атлары да теләр-теләмәс кенә атлый.
    иярчен сәбәп
    иярчен максат
    иярчен вакыт

  6. Баш җөмләгә мәгънәсе ягыннан туры килгән җөмлә нинди? ..., белем карышмый.
    Чынлап еласаң
    Син карышмасаң
    Тырышып эшләсәң

  7. Иярчен аергыч җөмлә баш җөмләгә ничек бәйләнгән? Елгада боз киткән вакыт иде.
    хикәя фигыль формасы
    хәл фигыль формасы
    сыйфат фигыль формасы

  8. Баш җөмләгә парлы мөнәсәбәтле сүзләр һәм ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмләләр янында нинди тыныш билгесе куела?
    ике нокта
    сызык
    өтер

  9. Нинди иярчен җөмлә һәрвакыт аналитик төзелешле була?
    иярчен тәмамлык җөмлә
    иярчен хәбәр җөмлә
    иярчен аергыч җөмлә

  10. Синтетик иярчен җөмлә янында куела торган тыныш билгесе:
    өтер
    сызык
    ике нокта

  11. Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар:
    көттерү паузасы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр
    кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору
    көттерү паузасы, парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр

  12. Җөмләнең төре нинди? Чын яхшының ачуы булса да, үпкәсе булмас.
    синтетик иярчен кире җөмләле кушма җөмлә
    аналитик иярчен кире җөмләле кушма җөмлә
    синтетик иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә

  13. Кайсы бәйләүче чара аналитик иярчен ия җөмләнеке түгел?
    көттерү паузасы
    мөнәсәбәтле сүзләр
    кушымчалар

  14. Җөмлә чикләре кайсы очракта дөрес күрсәтелгән? 1)Мәгълүм ки 2)декабрь ае 3)кышны 4)башлап җибәрә.
    1,2,3
    1,2
    1,4

  15. Бу бәйләүче чаралар кайсы төр иярчен җөмләнеке: шулай да, шулай булса да, шуңа карамастан
    аналитик кире җөмлә
    синтетик кире җөмлә
    аналитик шарт җөмлә.

    
Категория: Татар теленнән тестлар | Добавил: УКЫТУЧЫ
Просмотров: 8888 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 4.2/13
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0