Җырдай моңлы татар теле

Сишәмбе, 19.03.2024, 10:31

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | | Регистрация | Вход

Главная » 2015 » Февраль » 13 » Фатих Кәримгә багышланган конференция
15:03
Фатих Кәримгә багышланган конференция

12 февраль көнне Казанның 110 нчы лицеенда укучыларның Фатих Кәрим исемендәге беренче фәнни-гамәли конференциясе оештырылды. Конференциядә ТР фән һәм мәгариф хезмәткәрләре, танылган әдипләр, фән эшлеклеләре; Т.Н.Галиуллин, Р.М.Харис, Р.С.Вәлиев, Р.М.Миңнуллиннар  катнашты. Конференциянең иң хөрмәтле кунагы, әлбәттә, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Фатиховна Кәримова иде. Ул әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук  әтисенең тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган, төрле темаларга фәнни эшләр башкарган укучыларга, аларның җитәкчеләренә чиксез рәхмәтләрен белдерде. Бу очрашу безнең күңелләрдә истәлекле вакыйга булып калды. 

Конференциядә катнашу өчен  республика буенча 400 ләп эш җибәрелгән. Шулардан 65 укучының эшләре мәртәбәле жюри тарафыннан сайлап алынган һәм алар 12 февраль көнне чыгыш ясадылар. Бу укучылар арасында 84 нче лицей-интернатның 9в сыйныфы укучысы Ханова Лилия дә булды. Ул "Фатих Кәрим хатларының тәрбияви әһәмияте" дигән темага чыгыш ясады. Лилиянең эше Ләйлә Фатиховна тарафыннан иң бай эчтәлекле  дип бәяләнде.

Просмотров: 1034 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Эзләү

Календарь

«  Февраль 2015  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0