Шәһәребездә "Туган телем - Тукай теле" нәфис сүз осталары бәйгесе уздырылачак. Оештыручылар: Комсомол районы администрациясе, Яр Чаллы шәһәр Башкарма комитетының мәдәният бүлеге, Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсе. Бәйгенең максаты һәм бурычлары: бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына кызыксыну уяту, талантлы нәфис сүз осталарын ачыклау, аларның профессиональ осталыкларын үстерү. Уздыру тәртибе һәм шартлары: 1. Бәйгедә 16 яшьтән зуррак барлык теләүчеләр катнаша ала. 2. Бәйге ике турда уздырыла: . I тур - сайлап алу, 18 апрель көнне; . II тур - йомгаклау, 23 апрель, 14 сәгатьтә. Катнашучыларга татар телендә яисә рус телендә түбәндәге төр чыгышларның берсенә әзерләнергә кирәк : -Габдулла Тукайның бер әсәрен уку; -Габдулла Тукайга багышланган әсәр уку; -Габдулла Тукайга багышланган әдәби композиция. Чыгыш ясау вакыты 5 минуттан артмаска тиеш. Бәйгедә катнашу өчен заявка шәһәрнең Үзәк китапханәсенә түбәндәге адрес буенча җибәрелә: Яр Чаллы шәһәре,Ямашев бульвары, 4/14А, тел.70-02-54, 70-02-29
|