Җырдай моңлы татар теле

Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 22:01

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход

Главная » Статьи » Хикәяләр

Әни

Ана- бөек исем,

Нәрсә җитә Ана булуга?!

    Әни! Җир йөзендә иң матур сүз. Ул һәр кеше әйтә торган беренче сүз һәм дөньядагы барлык кешеләрдә дә бердәй ягымлы яңгырый.

    Әни куллары - иң мәрхәмәтле һәм назлы, җылы куллар. Алар барын да эшли ала. әни йөрәге - тугрылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми.

    Әни - минем өчен иң якын, иң кадерле һәм изге исем ул. Телебез "Әни" сүзе белән ачыла. Туган телебезне дә Ана теле дип әйтүебез юкка гына түгел. Әниләр - гомер буена җан юлдашчыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз!

    Әнием! Җир йөзендә берни белән дә тиңли алмаслык гаҗәеп газиз, иң кадерле зат син минем өчен. Барлык шагыйрьләр, әдипләр Анага дан җырлаган.

Әнкәй диләр, әнкәй галәм диләр,

Йомшак искән җылы җилләрне.

Ана сулышыдай иркә диләр,

Хәтта туып-үскән җирләрне.

Туган илне Ватан-ана диләр,

Ул Анадай кыйммәт булганга.

Анадан да бармы гүзәл бер зат,

Әйтегезче, дуслар, туганнар!

    Әйе! Әниләребезгә булган рәхмәтләребез - чиксез, бурычларыбыз - түләп бетергесез. Әниләр яктылык чыганагы кояш кебек, безгә туктаусыз мәхәббәт нурларын өләшә. алар безгә бик кирәк! Гомеребез буе әниләребезнең җылы карашлары безне озата барсын иде.

"Әни" дигән исем - бөек исем,

"Әни" дигән сүз дә бер генә.

"Әни" диеп ачыла бит телләр,

"Әни!" дигәч йөрәк сөенә.

Шәехова Эльвина, 7в сыйныфы.

Категория: Хикәяләр | Добавил: УКЫТУЧЫ (29.03.2013) | Автор: Эльвина
Просмотров: 3439 | Теги: эссе | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Бүлекчәләр

Шигырьләр [6]
Хикәяләр [8]

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0