Җырдай моңлы татар теле

Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 15:05

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход

Главная » Статьи » Хикәяләр

Табигать - туган йортыбыз.
                                                     Җылы яктан кошлар кайта,

                                                                      Давылларда адашмыйча. 

                                                                       Адаштырмый алып кайта 

                                                                       Туган якның тарту көче. 

(Рафис Корбан.

"Кошлар кайта”)

 

       Туган як, туган җир. Ул кешеләргә генә түгел, кошларга да якын, кадерле. Алар да туган ягыбызны һәрвакыт сагынып кайталар төсле. Бигрәк тә аның серле, ягымлы һәм искиткеч матур табигатен сагыналардыр.

       Әлбәттә, табигать - ул безнең туган йортыбыз. Чөнки табигать булмаса, безнең, кешеләрнең,  уртак яшәү урыны булмас иде. Билгеле, табигатьнең төрле фасылы була:  кыш, җәй, яз, көз. Һәр ел фасылы безне үзенең матурлыгы, ямьлелеге белән җәлеп итә. Без аңа шулхәтле нык сокланабыз ки, хәтта аның бөтен сыйфатларын, әһәмиятен белеп тә бетермибез. Чынлап та, табигать бик файдалы. Ул үзенең үсемлекләре белән кислород чыгара, аның  кешеләр тормышында  роле бик зур. Табигатьне саклар өчен һәм аны чиста килеш тоту өчен  безгә андагы төп проблеманы белергә кирәк. Минем фикеремчә, табигатьнең, экологиянең төп проблемасы ул төрле транспортның, заводларның күп булуы. Безнең планетыбызда якынча 7 млрд. кеше исәпләнә. Мәсәлән шул машиналарны гына алыйк. Әгәр дә берәр гаиләдә бер машина булса, димәк планетыбызда якынча 7 млрд. машина булыр иде. Ә кешеләрнең икешәр, өчәр машинасы бар. Ул экологиягә зур зыян, зарар китерә. Машиналарның саны азрак булса, экологиягә азрак зыян булыр иде. Чөнки машина зарарлы газлар чыгара. Һәм шуның белән табигатебез бозыла, пычрана. Бөтен химия, нефть заводларында төрле зыянлы матдәләр һавага бүленеп чыга. Төрле төтеннәр, күп санда ашламалар, пластмасса әйберләр чыгарыла. Алар барысы да табигатебезгә зарар китерә.

Кешеләргә бу турында уйланырга кирәк. Һәм без әйләнә-тирә мохитне сакларга тиешбез. Без табигатькә мохтаҗ. Чөнки табигать - безнең яшәү чыганагы. Һәм ул безне илһамландыра, кәефне күтәрә, безгә көч, дәрт һәм куәт биреп тора. Табигать хәтта кешеләрне берләштерә. Без аның турында һәрдаим кайгыртырга ,  шулай ук  аны чистартырга, сакларга, ихтирам итәргә һәм хөрмәтләргә тиешбез.  Әгәр дә без туган йортыбызда тыныч, имин яшәргә телибез икән, безгә табигатьне бозмаска кирәк. Табигать - безнең уртак йортыбыз.

                                                           Сәхәбиев Раил, 7б сыйныфы укучысы.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат.

Категория: Хикәяләр | Добавил: УКЫТУЧЫ (21.05.2013)
Просмотров: 2687 | Теги: инша | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Бүлекчәләр

Шигырьләр [6]
Хикәяләр [8]

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0