Җырдай моңлы татар теле

Җомга, 26.04.2024, 00:38

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход

Главная » Статьи » Хикәяләр

Тормыш музыкасы

Җыр, моң нәрсә ул? Бу кечкенә генә - өч хәрефтән генә торган сүзләр нәрсәне аңлата? Бу сорауларга һәрбер кеше үз күңеленнән үзе җавап эзли. Сүзләр кечкенә булуга карамастан, аларга күпме мәгънә акыл сыйган! Минемчә, бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый, чөнки һәрбер кеше аны үзенчә аңлый. Мин җырны, моңны болай күз алдыма китерәм: менә, мәсәлән, яшел урман. Анда түгәрәк алан бар, ул аланда инеш, чәчәкләр, атур-матур гөлләр, күбәләкләр, бал кортлары... Мондагы матурлыкны, әлбәттә, санап бетерерлек түгел. Бу җирдә күпме моң, җыр яшеренгән. Бары тик әз генә тынып торсаң да, ул сиңа ничаклы серләрен ача... Әнә, ишетәсезме, сандугач тавышын, кортлар, чикерткәләрнең шатланышып безелдәгәнен, күбәләкләрнең көлешә-көлешә сөйләшкәннәрен... Болар барысы да бер узыка, бер оркестр булып безгә ирешә.

Ә менә шәһәрдә, үзебез яшәгән авылда нинди музыка ишетеп була икән дигән сорау тумадымы сездә? Ә бит әби-бабаларыбыз "Җыр кешенең юлдашы” дип юкка гына әйтмәгән. Монда төрле-төрле магнитофон, радио, МР3-плеерлар, дисклар да керә. Авылда, мәсәлән, җәйге җылы яңгыр яуганда, кешеләрнең тизрәк өйгә ашыгулары, икенче көнне, иртән әтәчнең безне уятып кычкырулары, кошларның алмагачларга кунып сайраулары – болар барысы бергә бер моң булып безгә агыла.

Кешеләр бу вакытта шатланалар, аларның кәефе күтәренке була, һәм шунда илһам килә... Илһам кешене үзгәртә дә куя. Ул инде кояшның җемелдәвенә, табигатькә сокланып утырмый, ә ниндидер эш өстендә уйлана, ә бәлки, берәр шигырь яки хәтта роман да яза торгандыр. Ә бәлки ул фортепьянода симфония өстендә эшлидер: берничә нота яза, аннары уйнап карый, аңа ошый, ул тагын яза?..

Соңыннан, әлбәттә, бу музыка безгә килеп ирешер, ә бәлки, бездә дә илһам кунак булып китәр...

 

 

Садыкова Алсу, 7в

Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат

Категория: Хикәяләр | Добавил: УКЫТУЧЫ (15.04.2013)
Просмотров: 903 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Бүлекчәләр

Шигырьләр [6]
Хикәяләр [8]

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0