Җырдай моңлы татар теле

Чәршәмбе, 24.04.2024, 11:46

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход

Главная » Статьи » Шигырьләр

Тырыш көз

Сары яфраклары белән,

Баллы алмалары белән,

Мәктәп кыңгыравы белән

Алтын көз килеп җитте.

Күпме эшләр эшләде:

Агачларны бизәде,

Аларның төпләренә

Хәтта гөмбәләр тезде.

Куакларга – җимешләр,

Бакчаларга – яшелчә

Кем алып килде безгә?

Ул, әлбәттә, көз генә!

Җылы якка кем озатты

Без яраткан кошларны?

Кем арыш-бодай җыйды?

Кем сары келәм итеп,

Безгә яфраклар койды?

Ә кем тәрәзәләрне җылы яңгыры белән

Шундый да чиста итеп

Юып куйган? – Ялт иткән!

Кем икәнен һәммәбез

Без бик яхшы беләбез.

Ничек инде белмәскә? –

Ул бит тырыш Көзбикә!


Алсу Садыкова, 7 в сыйныфы укучысы

 

 

Категория: Шигырьләр | Добавил: УКЫТУЧЫ (14.02.2013) | Автор: Алсу Садыкова
Просмотров: 1451 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Бүлекчәләр

Шигырьләр [6]
Хикәяләр [8]

Эзләү

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0