Җырдай моңлы татар теле

Шимбә, 20.04.2024, 11:24

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | | Регистрация | Вход

Главная » 2013 » Декабрь » 22
21нче декабрь көнне Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта инде һәр елны уздырыла торган "Яшьләр фәнни эзләнүдә" исемле фәнни-гамәли конференция оештырылды. Анда республиканың төрле районнарыннан 8-11нче сыйныф укучылары катнашты. Безнең лицей-интернат укучылары да читтә калмадылар. Мәсәлән, 8нче сыйныфлардан катнашкан әлеге укучылар төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар: Камалова Айсылу (8а), Шәрәфетдинова Алинә (8б), Шәехова Эльвина, Садыкова Алсу, Исламова Миләүшә, Гыйльфанова Алия (8в сыйныфыннан). Укучыларыбызга фән юлында уңышлар телибез!
Просмотров: 653 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 22.12.2013 | Комментарии (0)

Яр Чаллы шәһәрендә Факил Сафин шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе булып узды. Анда барлык сыйныфлардан татар һәм рус телле балалар чыгыш ясады. Бу бәйгедә безнең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернаттан 8в сыйныфы укучысы Фазылҗанова Миләүшә катнашты һәм Үзәк район мәктәпләре арасында 1 урынны яулады. Миләүшә Факил Сафинның "Туган телгә җан өрәсе иде" шигырен барлык тыңлаучыларның күңеленә үтеп керерлек сәнгатьле итеп сөйләде. 
Просмотров: 972 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 22.12.2013 | Комментарии (0)

Сайтка керү

Эзләү

Календарь

«  Декабрь 2013  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0