Җырдай моңлы татар теле

Сишәмбе, 19.03.2024, 11:13

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | | Регистрация | Вход

Главная » 2014 » Декабрь » 12 » Язучылар белән очрашу
18:15
Язучылар белән очрашу

Гали Акыш исемендәге 84 лицей-интернатта 11 декабрь көнне шәһәребезнең күренекле язучылары Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим белән очрашу булды. Бу чара укучылар һәм укытучылар өчен бик кызыклы, тирән эчтәлекле узды. Мөхтәрәм язучыларыбыз укучыларга үзләренең иҗади эшчәнлекләре турында сөйләделәр, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашуның беренче өлеше мәҗлесләр залында оештырылса, икенче өлеше татар теле һәм әдәбияты кабинетларында укучыларга дәрес формасында узды. Язучылар белән якыннан аралашу, туган телгә, аның тарихына кагылышлы әңгәмә, бай мәгълүмат укучылар хәтерендә бер күңелле мизгел булып калгандыр. Укучылар һәм укытучылар коллективы Фәүзия апага һәм Айдар абыйга киләчәктә дә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа очрашулар теләп калдылар.

Просмотров: 902 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Теги: очрашу | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Сайтка керү

Эзләү

Календарь

«  Декабрь 2014  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0