Главная » 2014 » Декабрь » 12
Гали Акыш исемендәге 84 лицей-интернатта 11 декабрь көнне шәһәребезнең күренекле язучылары Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим белән очрашу булды. Бу чара укучылар һәм укытучылар өчен бик кызыклы, тирән эчтәлекле узды. Мөхтәрәм язучыларыбыз укучыларга үзләренең иҗади эшчәнлекләре турында сөйләделәр, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашуның беренче өлеше мәҗлесләр залында оештырылса, икенче өлеше татар теле һәм әдәбияты кабинетларында укучыларга дәрес формасында узды. Язучылар белән якыннан аралашу, туган телгә, аның тарихына кагылышлы әңгәмә, бай мәгълүмат укучылар хәтерендә бер күңелле мизгел булып калгандыр. Укучылар һәм укытучылар коллективы Фәүзия апага һәм Айдар абыйга киләчәктә дә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа очрашулар теләп калдылар.
Просмотров:
982
|
Добавил:
УКЫТУЧЫ
|
Дата:
12.12.2014
|
|
Гали Акыш исемендәге 84 лицей-интернатта 2014 елның 5 декабрендә "Яшьләр фәнни эзләнүдә" региональ фәнни-гамәли конференция булып узды. Анда шәһәр һәм якын-тирә районнардан барлыгы 95 укучы катнашты. Татар филологиясенең татар теле һәм әдәбияты секцияләрендә 20 укучы чыгыш ясады. Безнең лицей-интернатның 9в сыйныфы укучысы Ханова Лилия "Авылым эзләре буйлап" дип аталган эзләнү-тикшеренү эше белән җиңү яулады. Ул бу хезмәтендә туган авылы Тукай районы Югары Суыксу авылының килеп чыгышы, үткәне һәм бүгенгесе, күренекле шәхесләре турында бай мәгълүмат туплаган иде. Чыгыш ясау осталыгы белән дә ул башкалардан аерылып торды. Алга таба да уңышлар аңа.
Просмотров:
845
|
Добавил:
УКЫТУЧЫ
|
Дата:
12.12.2014
|
| |
|
Сайт бүлекләре
Календарь
« Декабрь 2014 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пәнҗ | Җом | Шим | Якш | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
Статистика
Сайтта хәзер: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар 0
|