Җырдай моңлы татар теле

Сишәмбе, 19.03.2024, 06:49

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | | Регистрация | Вход

Главная » Яңалыклар архивы
Татар теле һәм әдәбияты буенча шәһәр олимпиадалары булып узды. Безнең лицей-интернат укучыларының уңышлары: татар теленнән 9 сыйныф укучысы Камалова Лилия һәм 10 сыйныф укучысы Солтангалиева Миләүшә 4нче урыннарны алдылар. Татар әдәбиятыннан 10 сыйныф укучысы Салахова Ландыш 3нче, 9 сыйныф укучысы Әюпова Азилә 4нче урынга лаек булдылар. Кызларның алдагы уку елында тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.
Просмотров: 486 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 18.12.2013 | Комментарии (0)

Шәһәребездә танылган язучы, шагыйрь, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире Факил Сафинга багышланган төрле чаралар уздырыла. Безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат укучылары ул чараларда актив катнаша. Мәсәлән, 8в сыйныфы укучысы Садыкова Алсу Факил Сафинга багышланган иҗади эшләр бәйгесенә шигырьләр язып тапшырды. Шулай ук 8в сыйныфы укучылары Шәехова Эльвина һәм Фазылҗанова Миләүшә Факил Сафин шигырьләрен уку буенча оештырылган "Нәфис сүз остасы" бәйгесендә катнаштылар.
Просмотров: 432 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 18.12.2013 | Комментарии (0)

     Яр Чаллы шәһәрендә инде менә берничә ел "Сәләт-Чаллы" яшьләр оешмасы һәм "Яшүсмер" яшүсмерләр һәм яшьләр клублары үзәге тарафыннан "Кол Шәриф оныклары" бәйгесе оештырыла. Бу бәйгедә безнең Гали Акыш исемендәге  84 нче лицей-интернат укучылары даими катнашып килә. Узган уку елында лицей-интернатның 6 сыйныф укучысы Сәхәбиев Раил беренче урынны алган иде. Бу уку елында бәйгенең финалы 15 май көнне булып узды. Безнең лицей-интернатның 7 сыйныф укучылары Закиров Алмаз, Сәхәбиев Раил, Якупов Таңнур һәм Мансуров Радик бәйгедә җиңү яуладылар. Аларга "Сәләт-Чаллы-2013" җәйге аланына юллама тапшырылды. Егетләргә киләчәктә дә уңышлар, яңа җиңүләр телибез!
Просмотров: 545 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 20.05.2013 | Комментарии (0)

    Һәр елдагыча, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат үзенең иң сәләтле укучыларын тәкъдим итте. Бу уку елында алар тагын да күбрәк иде. Безнең укучылар төрле өлкәләрдә: уку, спорт, сәнгатьтә төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашып, шәһәр, республика, Рәсәй, хәтта халыкара дәрәҗәсендә югары уңышларга ирешәләр. Без алар белән горурланабыз. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез!
Просмотров: 524 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 19.04.2013 | Комментарии (0)

11 апрель көнне лицей-интернатта, һәр елдагыча, "Зирәк тиен" бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә 5-11 сыйныфлардан барлыгы 255 укучы катнашты. Алар татар тел гыйлеме буенча үзләренең белемнәрен, интеллектуаль осталыкларын сынап карадылар. Гомумән, лицей-интернат укучылары төрле фәннәр буенча бәйгеләрдә бик теләп катнашалар. 
Просмотров: 714 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 12.04.2013 | Комментарии (0)

4 апрель көнне лицей-интернатның 7-10 сыйныф укучылары Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында Зөләйха Минһаҗева пьесасы буенча куелган "Бүген минем туган көнем" исемле спектакль карадылар. Спектакль бүгенге көндә бик актуаль булган яшьләр һәм наркомания мәсьәләсен, шулай ук ата-аналар, гаилә тормышын яктырта. Бу спектакльне карау укучылар өчен тәрбияви яктан бик файдалы булгандыр.
Просмотров: 487 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 05.04.2013 | Комментарии (0)

Шәһәребездә "Туган телем - Тукай теле" нәфис сүз осталары бәйгесе уздырылачак. 

Оештыручылар: Комсомол районы администрациясе, Яр Чаллы шәһәр Башкарма комитетының мәдәният бүлеге, Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсе.

Бәйгенең максаты һәм бурычлары: бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына кызыксыну уяту, талантлы нәфис сүз осталарын ачыклау, аларның профессиональ осталыкларын үстерү.

  Уздыру тәртибе һәм шартлары:

1. Бәйгедә 16 яшьтән зуррак барлык теләүчеләр катнаша ала.

2. Бәйге ике турда уздырыла:

. I тур - сайлап алу, 18 апрель көнне;

. II тур - йомгаклау, 23 апрель, 14 сәгатьтә.

 Катнашучыларга татар телендә яисә рус телендә түбәндәге төр чыгышларның берсенә әзерләнергә кирәк :

-Габдулла Тукайның бер әсәрен уку;

-Габдулла Тукайга багышланган әсәр уку;

-Габдулла Тукайга багышланган әдәби композиция.

Чыгыш ясау вакыты 5 минуттан артмаска тиеш.

Бәйгедә катнашу өчен заявка шәһәрне ... Алга таба укырга

Просмотров: 519 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 07.03.2013 | Комментарии (0)

Республикакүләм "Туган телем - шагыйрьләр теле" фәнни-эзләнү конференциясе бүгенге чор татар балалар шагыйрьләре иҗатын өйрәнү, пропагандалау, укучыларны китап белән кызыксындыру, 2004-2013нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә. 

Конференцияне оештыручылар

1. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы.

2. Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм сәнгать институты.

3. Актаныш муниципаль районының башкарма комитеты, актаныш районы мәгариф бүлеге, Актаныш районы мәгълүмати-методик үзәге.

4. Татарстан Республикасы "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автоном гомумбелем учреждениесе.

Катнашучылар: 5-11 сыйныф укучылары

Конференцияне үткәрү шартлары һәм тәртибе

Конкурс 2 турда ... Алга таба укырга

Просмотров: 1743 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 26.02.2013 | Комментарии (0)

11-21 февраль көннәрендә лицей-интернатта халыкара Туган тел көненә багышланган чаралар уздырылды. Сыйныф сәгатьләре (барлык сыйныфларда да), линейкада чыгыш ясау(6б), уен-викториналар(6,8 сыйныфларда), татар теле һәм аның киләчәге турында диспут(11), "Чишмә" халыклар Йортына экскурсия (10 сыйныфлар) кебек чаралар оештырылды. Болардан тыш шәһәрдә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә дә укучыларыбыз актив катнашты.
Просмотров: 2037 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 24.02.2013 | Комментарии (0)

      Яр Чаллы шәһәрендә, һәр елдагыча, "Татар малае" бәйгесе оештырылды. Шәһәребезнең Үзәк районы мәктәпләре өчен беренче тур 25 нче мәктәптә уздырылды. Бәйгедә барлыгы 15 мәктәп укучысы катнашты.
Просмотров: 724 | Добавил: УКЫТУЧЫ | Дата: 22.02.2013 | Комментарии (0)

« 1 2

Сайтка керү

Эзләү

Календарь

«  Март 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Статистика


Сайтта хәзер: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар 0